Хөрмәтле буалылар һәм Буа муниципаль районы кунаклары!
2019 елның 8 июнендә Буа-Аланында халык бәйрәме – "Сабантуй-2019" бәйрәме узачак. Барлык буалыларны һәм район кунакларын бәйрәм чараларына чакырабыз.
Программада:
12.00 - сәүдә ярминкәсе.
13.00 - авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмә-презентациясе.
13.00 - Буа муниципаль районының җирле җитештерүчеләрнең продукциясе һәм балалар сәнгать – кулланма иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе.
13.00 - "Хезмәт Йорты" экскурсиясе.
13.00 - " Театр йорты" экскурсиясе.
13.00 - авыл җирлекләренең милли ишегалларында Сабан туе: мастер-класслар, борынгы әйберләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, традицион уеннар, концерт программасы.
14.00 - "КидСпейс" балалар шәһәрчеге.
14.00 - урам театрлары.
14.00 - Сабантуйны тантаналы ачу. "Гасырлардан килгән - Сабантуй" театральләштерелгән тамаша. Агросәнәгать комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасы.
15.00 - чабыш һәм ат чабышлары.
15.00 - спорт ярышлары: милли көрәш, аркан тарту, гер спорты, штанганы күтәрү, җиңел атлетика, армспорт, шашка һәм шахмат буенча турнир һәм милли уеннар. Чабышлар, ат чабышлары җиңүчеләрен һәм Сабантуй батырларын бүләкләү.
15.00-16.00 - Буа муниципаль районы үзешчән сәнгать осталарының бәйрәм концерты.
16.00-22.00 - Казан шәһәре эстрада артистларының концерт программасы (ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, «Ямьле» төркеме һәм башкалар).
22.00 - Бәйрәм салюты.