“Черкен” чиклђнгђн ќаваплылыклы ќђмгыятендђ эшлђп лаеклы ялга чыккан фермер сынап караулар ярата: ќир алды, аны чђчеп мђш килде. Инсульт аяктан егарга маташса да, булдыра алмады, эшчђн кешедђн авыру да курыкты булса кирђк. Кышкы ай-ларда бушрак чакта Интернетта “гизгђндђ” мисыр тавыкларына килеп “тљртелде”. Мари-Эл республикасында аларныћ чебешлђре чыгуын белгђч апрель аенда шунда юл тотты. “Инвалид булуына карамастан 300 километр араны њтњне нигђ дђ санамады. Њзе дђ ял итђ белми, љйдђгелђргђ дђ тынгы юк”, - ди уенын-чынын бергђ кушып хатыны Талия. Хђер, заманында ветеринария техникумын тђмамлаган хуќабикђ ике тђњлеклек кенђ булып кайткан 20 чебешне бик тырышып карады, ник берсе њлсен. Мисыр чебешлђре њзлђре љчен ђзерлђнгђн ќылы би-нада бик тиз исђйделђр. Кыргый кошлар нђселен-нђн бит, бик биеккђ књтђ-релергђ сђлђтлелђр. Телђсђ кая очып менмђсеннђр љчен канат очларын азрак кисђргђ туры килгђн. Бытбылдыкларныћ, књркђлђрнећ, йорт тавыкларыныћ якын туганы мисыр тавыкларыныћ њсеп ќиткђч терелђй авырлыгы 1,5-2,2 килограммга ќитђ. 6-7 айдан йомырка сала башлыйлар. Йомыркалары балаларда џђм олыларда аллергия барлыкка китерми, сальмонеллез китереп чыгармый, А витаминына, файдалы матдђ-лђргђ, каротинга бай. Инсульт кичергђн кешегђ бик файдалы, дилђр. Тавык ите белђн чагыштырганда майсыз џђм коры булганга књрђ туклыклылыгы џђм башка биологик књрсђткеч-лђре ягыннан ић яхшы итлђрдђн санала. Чит иллђрдђ ите тавыкныкына караганда 1,5-3 тапкырга кыйммђтрђк йљри. Мљхђррђм Гаделша улын ђлеге кошныћ шул сыйфатлары кызыктырган да. “Њземнећ туган кљнемдђ диетик иттђн гаилђбез белђн бђй-рђм итђргђ исђп бар”, - ди хуќа.
Кошларныћ дуслыкларына хђйран калырлык. Кая барсалар да – бергђ. Њз-лђре йорт тавыклары кебек ашауга талымсыз. Колорадо коћгызын чњплђргђ дђ књп сорамыйлар. “Бђ-рђћгедђге кортка каршы агу сибђбез бит. Агуланырлар, дип “сырлыларны” ашатырга курыктык”, - ди Мљхђррђм. Кечкенђ чакта йорттагы ђтђчлђр кыргый тавыкларны љнђми иде, хђзер исђ њзлђре алардан куркалар – “мисырлыларны” књрњгђ качалар. Каргалар да љркђ њзлђреннђн. Берђњдђн дђ курыкмыйлар, ирекне ярату сыйфатларын онытмаганнар. Хуќаларын таныйлар, бер дђшњгђ арттан иярђлђр. “Мисыр тавыклары асрауныћ кызык та, файдалы да икђнен њз мисалымда белгђннђн соћ, алга таба да бу эшне дђвам итђргђ исђплим. Мића иярњчелђр дђ табылыр, дип ышанам”, - ди йорт башы.