«Россия-Культура» телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы"

2019 елның 8 ноябре, җомга

10 ноябрьдә 12:50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" документаль фильмының премьерасы була. Бүген «Созвездие-Йолдызлык»Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленнән башка күз алдына да китереп булмый.

"Созвездие-Йолдызлык" күпмилләтле Татарстан мәдәнияте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул эшләгән еллар эчендә фестивальдә миллионнан артык талантлы яшьләр катнашты, аларның дистәләре республиканың гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы булды",-диелә «Россия-Культура»телеканалы сайтында бастырылган фильм анонсында.

"Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы» проекты кысаларында «Россия-Культура» телеканалында күрсәтеләчәк, шуннан соң аны Татарстан телеканалларында да, шулай ук интернетта «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайтында да карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International