Электрон ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү ит, балык, йомырка продукциясе, бал, чи сөт һәм башка кайбер товар позицияләре өчен мәҗбүри булса, агымдагы елның 1 июленнән әлеге исемлеккә әзер продукция, шул исәптән сыр, май һәм куертылган сөт, ә 1 ноябрьдән сөт продукциясе өстәлде.
2019 елның 15 апрелендә расланган 193, №194 һәм №195 авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыклары нигезендә, 2019 елның 1 ноябреннән ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү сөт продукциясенең түбәндәге төрләренә мәҗбүри була: эчәргә яраклы (пастеризацияләнгән, ультрапастеризацияләнгән, стерилизацияләнгән һәм сәнәгать ысулы белән әзерләнгән һәм куллану төргәкләренә төрелгән башка сөт); сәнәгать ысулы белән җитештерелгән сөт продукциясе һәм кулланучылар төрү материалларына төрелгән, термоэшкәртүне узган сөттән эшләнгән, шул исәптән эремчек һәм майлылыгы төрле булган яшь сырлар, туңдырма.
Югарыда күрсәтелгән продукцияне җитештергәндә, транспортлау һәм сатканда электрон ветеринария сертификатлары кулланылачак.
Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова сүзләренә караганда, ЭВС продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга ярдәм итә. Инде хәзер үк Россия базарында фальсификацияләнгән сөт продукциясенең өлеше 4 процентка кимүе турында сөйләргә була. Бу хакта Россельхознадзор үткәргән лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре дә раслый.
Чагыштыру өчен, 2018 елның 9 аенда тикшерелгән сөт һәм сөт продукциясе пробасының 2 647сенең 21,7 проценты сыйфат критерийларына туры килми. 2019 елның шул ук чорында 12 513 пробаның 2 214е ялган дип табылган, бу 17,6 процент тәшкил итә. Әкренләп сыйфатсыз бал һәм балык продукциясе проценты кими.