ЗАГС бүлегендә икенче һәм аннан соңгы балалары туган биш хатын-кызга ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Сертификат ияләре - Буадан Зөлфия Хисамова, Гөлназ Хәйретдинова, Гүзәл Насыйрова, Татар Буасыннан Лилия Мәүлетова, Чурактан Адилә Каһарманова. РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов хатын-кызларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады, аларга матур теләкләр юллады.
Бүгенге көндә ана капиталы 453 мең 26 сум тәшкил итә. РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 105 кеше әлеге документка ия булган. Узган еллар белән чагыштырганда сан кимү ягына авышкан. Әйтик, 2008 - 2009 елларда сертификатларны 300дән артык кешегә тапшырылган.