23 ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан, Иске Суыксу авыл мәдәният йортында "Ана"исемен горур йөртүче район хатын - кызларын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантаналы чарага 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылган иде. Хәзерге вакытта районда да 63 тәрбиягә бала алган һәм опекага алган гаилә бар, аларда 109 бала мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тоеп яши.
Бәйрәм Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдиновның котлау сүзләре белән башланып китте. «Без беренче чиратта әниләргә бурычлы – бу беренче хакыйкать, аны һәркем белә. Ана назы, зирәклеге, кайгыртучанлыгы безнең йөрәкләрдә һәрвакыт саклана. Әниләребез исән – сау булып, озак яшәсеннәр, зирәк киңәшләре белән безне игелекле эшләргә үгетләсеннәр иде», - диде ул һәм залдагы кунакларның һәркайсына җылы теләкләрен ирештерде.
Тантанада лаеклы балалар үстергән өчен рәхмәт сүзләре белән Буа шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган геройларның - аналарына, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә һәлак булган хәрбиләрнең аналарына чәчәкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы әниләр өчен иң зур бүләк булды. Беренче ноталардан башлап артистлар залны үз чыгышлары белән әсир итте. Концерт тамашасы алтын һәм ташлар белән чигелгән искиткеч матур костюмнар белән баетылган иде. Артистлар рус һәм татар милләтенең традицион образларын тәкъдим иттеләр. Бу бәйрәм чарасы әниләр күңелендә озак сакланыр.