Әниләр көне белән!

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Әниләр көне - ул мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлекне гәүдәләндерүче хатын-кызларга тирән хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән форсат.

Язмыш безне нинди генә юллар аша үткәрмәсен, нинди генә авырлыклар һәм сынаулар булмасын, безне һәрвакыт көтүче, яратучы  Әниләр бар.   Нәкъ менә безнең Әниләребез бу матур һәм искиткеч дөньяны күрергә ярдәм итәләр, тормышыбызның чын кыйммәтләре турында искә төшерәләр, балаларын игелекле, ышанычлы һәм тәртипле итеп үстерергә тырышалар. Нәкъ менә безнең әниләр һәрвакыт безнең белән янәшә, алар безнең уңышларга чын күңелдән шатланалар һәм бәхетсезлекләргә үзебездән көчлерәк борчылалар.

Барлык әниләргә дә соклану һәм балаларны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Сабырлыгыгыз, ихлас күңеллелегегез һәм зирәклелегегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле әниләр, зур хезмәтегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International