Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү балаларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк!

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

   Сезнең язмышыгыз да, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз да тимер юл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә бәйле. Җәрәхәтләнүне кисәтү максатыннан, балалар һәм яшүсмерләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерергә кирәк.

    Балаларның травма алу очракларын кисәтү максатыннан, яшүсмерләргә, балаларга аңлатырга кирәк һәм аларга  истә калдырырга:

• Вагоннар астына кермәгез!

• Автосцепка аша аркылы чыкмагыз!

• Китә торган поезд вагонына сикереп кермәгез!

Утырту мәйданчыгына күпер, Тоннель яки махсус җәелгән идән буенча гына чыгыгыз!

• Поезд тулысы белән туктаганчы вагоннан чыкмагыз!

• Платформада хәрәкәтле уеннар уйнамагыз!

• Поезд хәрәкәт иткәндә башыгызны тәрәзәдән тыкмагыз!!

• Вагоннан утырту платформасы ягыннан гына чыгарга мөмкин!

• Тимер юлларда  йөрмәгез һәм уйнамагыз!

• Вокзалда һәм кеше күп йөри торган башка урыннарда балалар ата-аналар күзәтүе астында булырга тиеш,  ә кечкенә балаларны кулга-кул тотып тотарга кирәк!

• Ераклык 500 метрдан ким булса, узып баручы поезд алдыннан юл аркылы чыкмагыз!  Поезд тиз арада туктый алмый!

• Капма-каршы юнәлештәге поезд булмавына инанмыйча, бер юнәлештәге поезд узуга ук юллар аркылы чыкмагыз!

• Элемтә чыбыгы астында торган вагоннар түбәсенә менергә, элемтә челтәре һәм күперләр фермалары терәкләренә керергә ярамый! Элемтә чыбыгында киеренкелек 27500 һәм 27000В тәшкил итә, шуңа күрә, элемтә чыбыгына кагылмыйча да, үлем җәрәхәте алырга мөмкин, аңа 2 метрдан  ким якынаю да җитә.

  Локомотивны ашыгыч рәвештә туктатканда поездның тормоз юлы 700 дән 1200 метрга кадәр тәшкил итә, бу чорда локомотив 1 секунд эчендә 30 һәм аннан да күбрәк метр араны уза, бу кеше реакциясе һәм хәрәкәтенең тизлегеннән шактый артып китә. Исегездә тотыгыз! Поездны шунда ук туктатып булмый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International