2019 елда Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе (районара) 105 ана капиталы сертификатын бирде. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә Буа районында ана сертификатын алу өчен гаризалар саны 3178 сертификатка җиткән. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларын тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 938,1 млн.сумга якын ана капиталы акчасы түләнде.
Ана капиталын тотуда иң популяр юнәлеш итеп, торак шартларын яхшыртуны саныйлар. Бу максатларга кешеләрнең 85,6% тан артыгы гариза биргән. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәме белән Буа районы буенча 2725тән артык гаилә торак шартларын яхшыртты. Шулардан 2286 гаилә өлешчә яки тулысынча ана капиталын торак кредитларга түләгән. Тагын 439 гаилә кредит акчаларын җәлеп итмичә, торак шартларын яхшырткан.
Моннан тыш, Пенсия фонды балаларны укытуга 145 гариза кабул итте. Белем бирү хезмәтләре өчен түләү буенча күрсәтмәләрнең артуы, 2018 ел башыннан ук эшли башлаган программага төзәтмәләр белән дә аңлатыла, алар, сертификат төзегәннән соң, гаиләләргә акча җибәрергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук 2018 елдан түбән керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкин булды. 2019 елның тугыз аенда ТР Буа шәһәрендә (районара) Пенсия фонды идарәсе шундый 7 гариза кабул иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бергә күбрәк. Быел гаиләләргә түләүләр бирүгә чыгымнар тагын да артты һәм 1,2 млн. сумнан артты. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру вакытында барлыгы 13 гаилә акча сорап мөрәҗәгать итте.
Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, гаиләнең соңгы 12 календарь айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүләргә, ә аннары икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Килеп чыккан сан Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына барырга һәм ай саен түләүгә гариза бирергә мөмкин. Әлеге түләү бала 1,5 яшькә җиткәнче бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен, түләү билгеләү турында гаризаны, бала туганнан соң, 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шушы вакыттан алып узган барлык вакыт өчен түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргәндә, түләү мөрәҗәгать иткән көннән соң билгеләнә.
Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең яшәү төбәгенә бәйле һәм узган елның 2 кварталында баланың анда билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак – бу 8896 сум.
Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы хокукын алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы кирәк. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның акчасы белән эш итү вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.
Ана капиталы сертификатын алу өчен Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге (районара) Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны баланың тууына яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты»аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхси саклау документларын тапшыру өчен, аларга, мәсәлән, баланың туу турында таныклыгы керә - моны бары тик бер тапкыр гына эшләргә кирәк.
Сертификат артыннан кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми – Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Аның белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр белән электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки бастырып чыгарырга мөмкин.
Айлык компенсация түләү
Шулай ук балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып, инвалид баланы караучы эшкә яраклы гражданга ай саен компенсация түләү тора.
18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти - әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә.
Карау чоры инвалид баланы иминият стажына караган затка һәр карау елы өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, иминият пенсиясен алу өчен, караучы затка үзләренең пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Ана капиталы сертификатын алу һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия
Шулай ук, 26 ноябрьдә Татарстан Пенсия фонды «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышланган Ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурс www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com