«Юмарт сишәмбе» иҗтимагый инициативасы кысаларында Буа муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» хезмәткәрләре Чүпрәле районының «Теплый дом» социаль приютында бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар кунакларны бик шат күңел белән җылы каршы алдылар. Очрашу Әниләр көненә багышланган иде. 26 балага һәм чакырылган әниләр өчен аниматорлар «Три кота» мультфильмы геройлары белән уен программасы әзерләде. Бик күп күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар белән тулыландырылган бу чарага бер генә бала да битараф калмады.
Шулай ук оештыручылар Яңа елга кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бәйрәм елмаюлар, көлүләр һәм күтәренке кәеф белән тулы иде, балаларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыклары чиксез булды. Иң ахырдан һәр балага татлы пирожныйлар өләшенде.
Чараның иганәчеләре - аниматор Эльвира Гарифуллина Эльвира Буа шәһәренең «Жемчужина» кафесы.
Оештыручылар фикеренчә, мондый очрашулар физик һәм мораль сыйфатларны үстерә, балаларны дус, ярдәмле булырга, җиңү һәм җиңелү хисен дөрес кабул итергә дә өйрәтә.