Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тормышында истәлекле вакыйга. Социаль хезмәт алучылар Тюканов Николай Алексеевич һәм Стеклова Марианна Васильевна 5 ел бергә гомер иткәннән соң үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга булдылар. Гариза элегрәк бирелгән иде, һәм 2019 елның 25 ноябрендә, үзара килешү буенча, социаль хезмәт алучыларның законлы никахлары теркәлде. Чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Иң мөһиме-бер-берегезгә карата булган хисләрне кадерләп саклау һәм бәяләү. Бер-береңне хөрмәт итү, саклау һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Бернинди авырлыклар да сезнең тормышка киртәләр куймасын.