Резедә Гыймалова:“Без үстергән күркә итен Илдар Кыямов та ала”

2019 елның 6 декабре, җомга

Күз курка, кул эшли, диләр. Буа шәһәрендә яшәүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар да моннан җиде ел элек күркә үстереп сату эшенә керешкәч: “Башкарып чыга алырбызмы?” – дип борчылганнар. Шөкер, хәзер алар районда кош-корт асраучы иң уңышлы хуҗалыкларның берсе.

Бүгенге көндә алар хуҗа-лыгында 500 башка якын күркә, 800ләп башка якын бройлер тавык асрала.

– 2012 елда Яшел Үзән районына барып, Илнур Мадьяров хуҗалыгындагы эш тәҗрибәсе белән танышып кайттык. Анда минем абый эшли, безгә дә күркәләр үстереп карарга киңәш итте. Шул көннән башлап күркә бәбкәләрен алардан сатып алабыз, ә тавык чебиләрен Яр Чаллы шәһәреннән алып кайтабыз, - дип сөйләде Резедә апа.

Алдан Гыймаловлар бер миллион сум кредит алып, кош-кортларга абзарлар төзиләр. Тора-бара әзер продукцияне саклар өчен махсус суыткычны заказ белән кайтарталар. Кул хезмәтен җиңеләйтергә теләп, тавык йолкый торган машина сатып алалар.

– Продукциябезне шимбә көнне Казан ярминкәсенә алып барабыз. Икенче көнне Буа базарына да алып чыгарга кирәк бит әле. Шуңа тыгызланып йолкыган чаклар да күп булды. Машина булгач, барыбер рәхәт, тавыкларны “чистартыша”, җитмәгәненә кешеләр яллап йолкытабыз. Санап китсәң, чыгымнары күп инде аның, - ди Резедә Гыймалова.

Чыгымнар дигәннән, кош-кортларга ел дәвамында азыкны сатып алалар. Кибетләрдәге катнаш азыктан күптәннән баш тартканнар, файдасын күрмибез, диләр Гыймаловлар. Аны үзләре белгән рецепт белән әзерлиләр – бодайны, көнбагышны тегермәндә тарттырып, аңа махсус витаминлы кушылма өстиләр.

– Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйдым. Хайваннарны рацион белән ашатсаң, үсә дә, сәламәт тә була. Бодай туклыклылык өчен кирәк, көнбагышта аксым күп, ә витамин организмны кирәкле матдәләр белән баета. Аннары кош-кортның аслары коры һәм чиста тотылырга тиеш, шуңа пычкы чүбен еш алыштырып торабыз, - ди Илдар Гыймалов.

Беррәттән саклану чараларын да истән чыгармыйлар – авырулар йок-масын өчен күркәләр һәм тавыклар асралучы бинага  чит кеше кертмиләр.

Менә шулай, җиңел үсми икән диетик, хәләл күркә ите. Тик бу эшнең катлаулылыгына зарланмыйлар геройларыбыз, күндек инде, диләр. Иң мөһиме, продукцияне күбрәк реализацияләргә мөмкинчелек булсын, дип телиләр. “Клиент базасы” күптән формалашкан инде, араларында хәтта танылган шәхесләр дә бар икән. Мәсәлән, танылган тележурналист Илдар Кыямов, Гыймаловлар үстергән күркә итен мактап, гел алардан гына ала.

Киләчәктә  хуҗалар бизнесларын Исәк авылы җирлегендә дә җәелде-рергә исәплиләр – моның өчен биш гектар җирне арендага алганнар. Анда фермалар төзеп, төрле дәүләт программаларыннан файдаланмакчы булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International