3 ай дәвамында Буа муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре эшләде.
Кичә, 17 нче декабрь көнне Буа муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, тикшерү нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, Департамент җитәкчесе Наталья Гречанникова, Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, мәктәп директорлары һәм урынбасарлары, шулай ук балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларны тикшерү юнәлешләре белән таныштырдылар. Нигездә, мәгариф өлкәсендәге дәүләт күзәтчелеге департаменты белгечләрен мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатына дәүләт контроле, лицензия таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту кебек мәсьәләләр кызыксындырган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча районның мәгариф оешмалары эше канәгатьләнерлек дип табылды.