Яшен тизлегендә төзелгән юл

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Быел Свияжск – Ульяновск тимер юл участогы төзелүгә 70 ел тула. Вокзал бинасы каршында бу уңайдан һәйкәл торгызыла.
Ул чакта Мәскәү һәм Ленинград астында хәлиткеч сугышлар бара иде, басып алучылар илнең эченә табан керергә ашкыналар. Барлык көчне шунда тупларга кирәк кебек тоелды. Ләкин Сталин һәм Югары баш командование, әйтерсең лә Бөек Ватан сугышының алга таба ничек барышын алдан белгән кебек, төп бәрелешләрнең Сталинград янында булачагын фаразладылар – дошман Кавказ һәм Урал ягыннан киләчәк. Ул башланганчы бер елдан күбрәк алдан транспорт коммуникацияләрен булдыру хәл ителде. 
1941 елның сентябрендә яшен тизлегендә әзерләнгән проект буенча мең километр озынлыгында Свияжск – Сталинград линиясе астына полотно салына башлады. 1942 елның 27 сентябрендә Свияжск – Ульяновск яңа тимер юл участогы буйлап беренче йөк поезды узды, шул ук елның 13 декабреннән пассажир составлары хәрәкәте, сугышчан йөк ташулар башланды. Әлеге участокның озынлыгы Сталинград – Саратов – Сызрань – Ульяновск – Свияжск тимер юл линиясенең 201,4 километрын тәшкил итте. Аның техник проектын СССР НКВД ГУЛЖДС начальнигы урынбасары һәм Бампроект начальнигы – инженер Ф. А. Гвоздевский, Свияжск экспедициясе начальнигы – инженер Н. И. Маккавеев, баш инженеры А. В. Федоров эшләделәр. Җир эшләренең гомуми күләме 4185 мең куб метр тәшкил итте, 12 пар поездны үткәрү өчен беренче тапкыр 23 ясалма, 10 аерым пункт, 3 даими су белән тәэмин итү пункты төзергә кирәк булды. Юлны гаҗәп кыска срокларда салырга кирәк иде. Куелган максатка тикшерү, проект һәм төзү эшләрен бер үк вакытта һәм тулысынча килештереп һәм төгәл график кысаларында башкару бәрабәренә ирешелде. 1942 елның сентябренең беренче яртысына Свияжск экспедициясе эшләгән проект буенча төп төзелеш эшләре тәмамланды. Архив мәгълүматларына караганда, аны салуда 31556 кеше катнашты. Алар арасында Идел буе немецлары да, әсирләр дә, колхозчылар да, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә бар. Тимер юл трассасы узган районнарда яшәүчеләр аеруча активлык күрсәттеләр. 19 мең тонна рельслар 354159 шпалга беркетелде. СССР НКВД ВОЛЖЛАГАның 6 бүлекчәсе төзелешкә җәлеп ителде. 1942 елның маенда 4нче бүлекчә Буа шәһәренең Карл Либкхнет урамындагы 55 һәм 57 номерлы йортларында урнашты. 57 номерлы йорт каршында ашханә эшләде. СССР НКВД БАМПРОЕКТның Свияжск экспедициясе шәһәрнең Совет урамындагы 46 номерлы йортта урнашты. Свияжск – Ульяновск тимер юлы Иделнең уң ягындагы районнарның, ТАССРның, ЧАССРның һәм Куйбышев өлкәсенең икътисадын үстерүдә дә зур роль уйнады. ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән барлыгы 253 кеше Дәүләт Оборона Комитеты заданиесе буенча махсус төзелештә мактаулы хезмәте өчен ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шуларның унысы Буа районыннан: Сталин исемендәге колхоз рәисе Кәбир Әбелханов, ВКП(б)ның Буа райкомы секретаре Шакир Әхтәмов, “Кызыл Йолдыз” колхозы колхозчысы Халидә Вәлиева, “Память Ленина” колхозы колхозчысы Зайнура Габайдуллина, ВКП(б)ның Буа райкомы секретаре Евгений Иванов, “Восток” колхозы колхозчысы Сафимә Насретдинова, “Авангард” колхозы колхозчысы Мария Суркина, “Кызыл Йолдыз” колхозы колхозчысы Асия Сәлахова, эшче депутатлар район Советының Буа башкарма комитеты рәисе Ибраһим Сәлахов, “Марс” колхозы колхозчысы Сәгъдәй Йосыпова. 
1942-1943 елларда Иделнең уң ягындагы районда – Сталинград – Вольск, Ульяновск – Свияжск яңа тимер юлларын төзүдә уңышлы эшләүләре өчен СССР Югары Советы Указы белән СССР НКВДсының төзелеш оешмасы эшчеләре төркеме – төзелеш начальнигы Г. Д. Афанасьев, эшләр начальнигы И. Г. Мельник, төзелешнең баш инженеры Н. А. Мирзоев – барлыгы ун кеше Ленин ордены, 7 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 21 кеше –  Кызыл Йолдыз ордены, 117 кеше – Мактау Билгесе ордены, 204 кеше – “Хезмәт батырлыгы өчен”, 187 кеше “Мактаулы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International