Әхмәт авылында ул көнне барлык йортларда да диярлек хуш исле камыр исе иде. Шулай итеп, халык мәдәният йортында оештырылган күргәзмә өчен татар милли ризыкларын әзерләде. Чараны ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырдылар. Аның инициаторы -клуб мөдире Гөлназ Әмерханова.
– Безнең авыл һәрвакыт татар милли ризыкларын әзерли белүе белән дан тотты. Мин бу идеяне әйткәч, барысы да хупладылар. Мондый чараны оештыру турында инстаграмдагы аккаунтта да (Instagram да) хәбәр иттеләр. Күчтәнәчләр белән читтә яшәүчеләр дә кайткан, – ди яшь мөдир.
Буада яшәүче Рузилә Сафина күргәзмә өчен пәхләвә, торт пешерде.
– Пәхләвә пешерү авыр булса да, тырыштым, авылдашлар белән очрашуга махсус килдем, - диде ул.
Шул ук вакытта Зөбәйдә Фәсхиева кулына кайнар гөбәдия тотып килеп керде.
- Пермь краена кунакка бардым. Анда гөбәдия эчлеге- корт, дөге, йомырка, йомырканы болгатып салалар. Ә бездә катламнар белән эшлиләр. Менә сезнең өчен гөбәдияне пермьлеләрчә пешердем, - диде ул. Шулай итеп, табынга һәр йорт диярлек өлеш кертте. Әхмәт халкы чын күңелдән җырлады һәм биеде. Ә аннары бергәләп ризыклар күргәзмәсендәге тәм-том белән самавардан чәй эчтеләр.


