Пациент, хокукларыңны бел

2012 елның 1 декабре, шимбә
Район үзәк дәваханәсендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл” сөйләшүе мәҗбүри медицина иминиятләштерелгән Россия гражданнарының хокукларын барлауга багышланды. 
Аның барышында “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе” җәмгыятенең Буа районы һәм шәһәрендәге филиалы директоры Азат ӘЮПОВ, иминиятләштерүчеләрнең хокукларын яклау бүлеге начальнигы Әскәр ӘХМӘТГАЛИЕВ, район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, урынбасарлары Альберт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ, Наилә ГЫЙМАДИЕВА, мәҗбүри медицина страховкалавы фонды филиалы директоры Илсур ГАРИПОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең эшләр буенча идарәчесе Миләүшә ЮНЫСОВА һәм иминиятләштерүчеләр катнашты.
Ә. ӘХМӘТГАЛИЕВ:
- Бүген халык мәҗбүри медицина иминиятләштерү  полисының мөмкинлекләрен бәяләп бетерми. Асылда бу документ гражданга түләүсез медицина ярдәме алуны һәм аның сыйфатлы, үз вакытында башкарылуын гарантияли. Аның нигезендә һәр медицина иминиятләштерелгән зат РФ территориясендә урнашкан барлык медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әгәр  анда пациентка ярдәм итәрлек белгеч яисә медицина тикшерүе үткәрүгә җиһаз юк икән, авыруны моны гамәлгә ашыра алырдай башка медицина оешмасына җибәрәләр. Планлы дәвалауга яки диагностик тикшерүгә кеше күп булса, ул чиратка куела. Ләкин көтү вакыты 1 айдан, ә госпитализацияләгән очракта 2 айдан  озаграк булырга тиеш түгел. Экстрен медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгәндә, авыруның полисы, шәхесен раслаучы документлары булмаса да, ул дәвалауга кабул ителә. Шулай ук стационар дәваланганда түләүсез дарулар белән тәэмин итүне, хезмәт күрсәтүне таләп итү иминиятләштерүче хокукында. Онытмагыз: ОМС системасындагы медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү түләүсез. 
А. ӘЮПОВ:
- Быел безгә 164 кеше мөрәҗәгать итте. Халык башлыча түләүсез медицина ярдәменең түләүлегә әверелүенә, медицина оешмасы эшчәнлегенә, күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатына яисә бөтенләй күрсәтелмәвенә, медицина хезмәткәрләренең дорфа мөнәсәбәтенә зарланды. Без бу җитешсезлекләр хакында дәваханә җитәкчелеге белән сөйләштек, нәтиҗәдә күп мәсьәләләр уңай хәл ителде.
Р. СӘМӘРХАНОВ:
- ОМС системасында эшләүче район үзәк дәваханәсендә барлык медицина ярдәме бушлай күрсәтелә. Ләкин кайбер авыруларга төгәл диагноз кую, дәвалауны дәвам итү өчен диагностик тикшерүләрнең нәтиҗәсе кирәк була. Кызганычка каршы, аларны үткәрү өчен бездә заманча җиһазлар җитеп бетми.  Андый пациентлар бу процедураларны башка шәһәрдә түләүле нигездә үтәргә мәҗбүр. Быел рентген аппараты җимерелеп, шундый хәл килеп туды. ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әлеге проблемага йөзе белән борылды. Декабрь урталарыннан яңа аппаратура урнаштырылачак. 
Буалыларны бигрәк тә табибларга озын чиратлар борчый. Әгәр авырулар авыллардан көннең беренче, шәһәрлеләр икенче яртысында килсә, бу проблема да хәл ителер иде. Ә медицина ярдәмекүрсәтелмәве, кемнедер кире бору безнең өчен чит күренеш. Бары тик планлы тикшерүгә яки стационарда дәвалауга чиратка язып, пациентны, билгеләнгән срокка килергә киңәш итеп, вакытлыча кире бору очраклары була, чөнки бездә һәр мөрәҗәгать итүчене госпитализацияләү өчен урыннар җитми. Тора-бара хәл җиңеләергә тиеш: күптән түгел элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы бинасы безнең карамакка бирелде. Киләсе елда ремонт эшләре башкарылгач, поликлиника шунда күчәчәк.
Азат Разыйховичның соңгы соравына җавап итеп шуны әйтәсем килә: медперсоналның авыруларга дорфа мөнәсәбәте турында  зарланучылар  турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итсеннәр. Дәлилле нигезләр булганда, алар үз җәзаларын алачак.
Ә. ӘХМӘТГАЛИЕВ:
- ОМС системасындагы медицина оешмаларына ярдәм сорап килүчеләр үз хокуклары бозылганда дәшмичә калырга тиеш түгелләр. Моның өчен безнең компаниянең контакт үзәгенә 8-800-100-03-30 бердәм түләүсез телефон номеры буенча шалтырату сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International