Яңа реформадан нәрсә көтәргә

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Россиядә яңа пенсия реформасы көтелә. Ул, алдан фаразланганча, 2013 елда түгел, ә 2014тән генә башланачак. Үзгәрешләрнең бер ягы пенсиянең тупланма өлешенә кагыла.
Бүгенге көндә тупланма өлеш 1967 елдан соң туганнарның булачак пенсиясенең бер өлешен тәшкил итә. Пенсия исәпләү, санау, түләү системасында 2002 елгы реформадан соң пенсиянең тупланма өлешенә хезмәт хакы түләү фондыннан 6 процент акча күчерелеп бара. Хәзер әлеге 6 процентның 4 процентын пенсиянең база өлешенә күчерү, ә тупланма өлештә 2 процент калдыру турында сүз бара. Дөрес, мондый күчерешне ирекле булырга тиеш, диләр. Бу адым белән Пенсия фонды бюджетындагы дефицитны кыскарту күздә тотыла. Берничә елдан, “тупланма” белән пенсияле гражданнар лаеклы ялга чыга башлагач, хәл тагын да кискенрәк төс алачак.
Дәүләт гражданнарга булачак пенсиясенең бер тәшкил итүчесе булган тупланма өлеш белән идарә итү хокукы да бирде. Ягъни һәр кеше аны отышлы инвестицияләргә хаклы. Бер ише халык аны күбәйтү ниятендә дәүләтнеке булмаган пенсия һәм инвестиция фондларына күчерде. Ләкин күпләр аны дәүләт карамагында, ягъни алар белән эш итәргә вәкаләтле Внешэкономбанкта калдырды. РФ Президенты Владимир Путин белдерүенчә, әнә шул пенсия тупланмалары суммасы бүгенге көнгә 2 триллион сумга җиткән, шуның 1,5 триллион сумы Внешэкономбанкта саклана.   
Шулай ук документта вакытыннан алда түләнүче пенсияләргә дә аерым якын килүне күздә тота. СССР заманнарыннан ук гамәлдә булучы вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү системасы бүгенге базар икътисады шартларына туры килми һәм социаль гадел дә түгел, диелә анда. 
Үзгәрешләр пенсиягә чыгу өчен кирәкле стаж зурлыгына кагылырга тора. Хәзер моның өчен биш ел эш стажы да җитә, киләчәктә бу вакыт 33-35 ел булыр, дип фаразлана. Ләкин әле бу соңгы сүз түгел, үзгәрешләр өстендә эш башланды гына. 
Шул ук вакытта бөтен дөнья пенсионерлары Швеция пенсионерларына көнләшү белән карый. Чагыштыру өчен ил буенча уртача пенсия күләме 11,4 мең швед кронасын тәшкил итә, бу безнеңчә 53,7 мең сумга туры килә. Россия Хөкүмәте экспертлары безгә дә әлеге ил үрнәгенә иярергә тәкъдим итәләр. Сүз уңаеннан, швед пенсионерларның пенсиясе ике – база һәм мәҗбүри тупланма өлешләрдән тора. Эшләүченең керемнәреннән 18,5 процент тотыла, шуның 16 проценты гомуми пенсия “казанына” җибәрелә, ә 2,5 проценты шәхси тупланма исәпкә. Пенсия тупланмаларын 800 төрдә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында сакларга һәм күбәйтергә мөмкин. Аларны төрле өлешләргә бүлеп төрле фондларга күчерергә дә ярый. Шулай ук дәүләт компанияләрендә калдырырга да рөхсәт ителә. Илдә рәсми пенсия яше 61, ләкин тулы пенсияне 65тә генә ала башлыйлар. Ягъни соңрак эштән киткән саен пенсияң зуррак булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International