"Россия тимер юллары" ААҖ кисәтә: "Тимер юл- куркыныч зона!".

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

«Россия тимер юллары» ААҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе- гражданнарның, шул исәптән балаларның тимер юл инфраструктурасында булу шартларының иминлеген тәэмин итү. Компания ел саен әлеге максатларга шактый акча бүлеп бирә.

Профилактика эшләренә карамастан, 2020 ел башыннан поездлар хәрәкәт составының йогынтысыннан 20 граждан зыян күргән, шуларның 18е үлем белән тәмамланган, шул исәптән 1 бала.

 Перегон чикләрендә – 10 кеше, станция чикләрендә - 9 кеше, пассажирлар платформалары чикләрендә 1 кеше җәрәхәтләнгән. Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү, шулай ук язгы каникуллар чорында профилактик эшне оештыру максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә 10 марттан 20 мартка кадәр «Тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында балалар травмаларын кисәтү буенча» дигән ункөнлек оештырылды.

Балаларның травма алу очракларын кисәтү максатыннан яшүсмерләргә нәрсә аңлатырга кирәк:

- якынлашып килүче поезд алдыннан тимер юллар аркылы чыгу тыела, бары тик җәяүлеләр кичүе һәм күперләр буенча билгеләнгән урыннарда гына йөрергә кирәк;

- балаларга тимер юл янында, шулай ук күперләрдә уйнарга юл куймаска;

- туктап торган поездларның вагоннарына һәм цистерналарына менү катгый тыела, чөнки элемтә челтәре линиясеннән 27000в югары көчәнештәге куркыныч зонага эләгергә мөмкин;

Тимер юл - югары куркынычлылык зонасы. Бу чын мәгънәсендә гамәлдәге фактор. Бу хакта өлкәннәргә дә, балаларга да истән чыгармаска кирәк.

Еш кына тимер юл «җәяүлегә»   әверелә, тимер юл буйлап йөрү гомер өчен куркыныч. Тимер юл буенда яки колеяда баручы кешеләрнең травма алу очраклары да аз түгел. Тимер юл аша чыкканда, әгәр без якынлашып килүче поездны күрсәк, аның нинди юлдан узачагын төгәл билгели алмыйбыз. Маневрны өмет итеп тәгәрмәч астында калырга мөмкин.

Хәрәкәт итүче поездны туктатырга җиңел түгел. Аның тормоз юлы авырлыгы, профильле юлына карап, уртача алганда, мең метр тәшкил итә. Моннан тыш, 100-120 км/сәг тизлек белән барган поездның бер секунд эчендә 30 метр узуын да исәпкә алырга кирәк. Ә тимер юл аша чыгу өчен җәяүлегә кимендә биш- алты секунд вакыт кирәк. Өстәвенә, яшьләр музыканы тыңларга ярата һәм юллар аша чыккан вакытта плеер колакчаннарын төшерми. Алар хәтта поездның гудогын ишетми. Беренче карашка гына хәрәкәтсез вагоннар куркынычсыз. Алар янына биш метрга якынрак килергә, вагоннар астына чыгарга ярамый: станциядәге һәр вагон эштә, шуңа күрә ул хәрәкәтне теләсә кайсы секундта башларга мөмкин.

Тимер юл хаталарны кичерми, бу хакта исегездән чыгармагыз!

Барлык өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез: балаларга дөрес үрнәк күрсәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International