“Чиле-пешле” йөртүчеләр чыкмасын

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Автомобиль йөртүчеләр әзерләүчеләр саны елдан-ел арта. Ләкин  автомәктәпләрдә укыту сыйфаты тиешле дәрәҗәдә түгел.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең теркәү-имтихан алу төркеменең өлкән дәүләт инспекторы Илдар Гыймалетдинов әйтүенчә, моның сәбәбе кайбер автомәктәпләрнең укучылар артыннан “кууы” нәтиҗәсе – автосыйныф төркемнәренә күбрәк кеше җыю максаты куялар, ә техника турында тулы мәгълүмат базасы булдыруны, тәҗрибә өстендә эшләүне бурыч итеп тоймыйлар. Алар тарафыннан тагын бер төп шарт үтәлми: шәкертләргә даими рәвештә дәресләргә йөрү таләбе катгый куелмый.
Бу уңайдан быел ЮХИДИ хезмәткәрләре ветеринария техникумындагы автомәктәпкә, “Автомобилист” җәмгыятенә, ДОСААФка (РОСТО), балалар-яшүсмерләр мәктәбенә (ДЮАШ) 31 тапкыр тикшерү белән барганнар. Нәтиҗәдә 37 укырга йөрмәүчене автосыйныф төркеменнән чыгару турында ходатайлык язылган. “Кара” исемлектә күбрәк авылдан килеп укучылар. “Чыгымнар тотып шәһәргә укырга йөргәнче, өйдә Интернет аша гына белем туплыйбыз, диләр. Бу бернинди кысаларга да сыймый, чөнки булачак автомобиль йөртүчене компьютер түгел, ә югары квалификацияле педагог укытырга тиеш”, - ди дәүләт автоинспекторы. Билгеле, соңгы елларда авыл кешеләренең хәлен аңлап, урынга барып укыту курслары оештырылды. Ләкин андагы укыту сыйфаты турында бәхәсләшми мөмкин түгел. “Шуңа да без бу яңалыктан әкренләп кире кайтырга уйлыйбыз”, - дип белдерде Илдар Хәйдәр улы. Автомәктәп җитәкчеләренең укучыларны кулдан ычкындырмас өчен аларның җаена баруы аңлашыла, ә икенче яктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен юньләп белмәгән, практикасы булмаган автомобиль йөртүчеләр юлларга чыккач эшләр хөртиләнә. Статистика шуны күрсәтә: агымдагы елның 10 аенда гына да яңа гына “права” алучылар (автомобиль йөртү стажы өч елдан да артмаучылар) гаебе  аркасында республика юлларында 742 юл һәлакәте булды, аларда 81 кеше үлде, 1083е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Бәхеткә безнең районда әлеге төр ДТПларның теркәлгәне юк.
Быел ноябрь аеннан укуга бәяләр тагын артты. Хәзер “права”га элеккечә 16 мең түгел, ә 22 мең сум түләп укытачаклар. Димәк, автомәктәпләрнең  автосыйныф төркемнәренә күбрәк укучы җыюга кызыксынуы тагын да арта. Бу максатта аларның кайберләре шимбә-якшәмбе көннәрендә укыту оештырдылар. Әлбәттә, алар рейтинг өчен дә тырышалар. Бүгенге көндә юл йөрү кагыйдәләрен һәм автомобиль йөртү нормативын тапшыру буенча ДОСААФны  (РОСТО), “Автомобилист”ны, балалар-яшүсмерләр мәктәбен тәмамлаучылар беренче урында бара. Татарстан автомәктәпләре федерациясенең генераль директоры Артур Әбделҗанов фикеренчә, автомәктәпләр дәүләт карамагына бирелсә, акча эшләү максаты кимер иде. Ә хәзергә автомәктәп җитәкчеләре уку өчен акчаны түләттереп, тизрәк имтиханга җибәрү ягын карый. Шәкерт сынауны уза алмаса, имтиханга 3-4 тапкыр килә. Депутатлар фикеренчә бу дөрес түгел. Автосыйныфтан әзер  кадрлар чыгарга тиеш. Шуңа бу хәл тиздән үзгәрергә дә мөмкин. РФ Дәүләт Думасында имтихан бирү санын чикләү буенча закон проекты каралачак. Димәк, автомәктәп җитәкчеләрен укыту дәрәҗәсен күтәрү өстендә мәҗбүри эшләтәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International