Итне тиешсез урында алмагыз

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Россиядә дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик хәл һаман киеренке кала бирә. Ел башыннан илнең 12 субъектында, шул исәптән Татарстанда әлеге куркыныч авыруның 115 очрагы теркәлде.
60ында ул йорт дуңгызларында, 43ендә кабан дуңгызларында күзәтелде, 12сендә африка чумасы белән зарарланган объектлар ачыкланды. 30 октябрьдә Казан шәһәренең “Татар регионара ветеринария лабораториясе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе ит продуктларына (дуңгыз һәм сыер итеннән сосискалар) дуңгызларның африка чумасына мониторинг тикшеренүләре үткәргән вакытта АЧС вирусы геномы барлыгын ачыклады. Алдагы көнне Краснодар краеның “Кубанское” федераль дәүләт унитар предприятиесе казылык цехыннан кертелгән әлеге сосискалар 2сеннән 4 ноябрьгә кадәр юк ителде.
Африка чумасы белән зарарланган объект Татарстанда дуңгызчылык продукциясенә мониторинг тикшерүләр үткәрү, республиканың УФСИН, Россельхознадзор идарәсенең, дәүләт ветеринария хезмәтчелегенең көйле эшләве нәтиҗәсендә үз вакытында ачыкланды һәм юк ителде.
Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, АЧС белән зарарланган иттән әзерләнгән продукция 15 ноябрьдә Ленинград өлкәсенең Кировск шәһәрендә дә табылган. Андый шпик, казылык, ит деликатеслары легаль булмаган рәвештә Краснодар краеннан кертелгән, дип фаразлана. Әлеге ит продуктлары ветеринария озату документларыннан башка кайтарылган, моның өчен билгеләнмәгән урында реализацияләнгән. Ул Ленинград өлкәсенең ветеринария хезмәтчелегенең төгәл һәм оператив эшчәнлеге белән ачыкланган, әмма продукциянең бер өлеше сатылып өлгергән.
Дуңгызларның африка чумасы кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч түгел, әмма ит продукциясенә башка зарарлы микроорганизмнар һәм вируслар да эләгергә мөмкин. Алар барысы да дәүләт органнарының, Россельхознадзор белгечләренең тиешле контроле вакытында гына ачыклана ала. Шуңа күрә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе ит продукциясен моның өчен билгеләнгән урында гына сатып алырга чакыра. Сатучыдан ветеринария документларын күрсәтүне сорау да сәламәтлегегез өчен файдага гына булачак. Бары уяу булганда, бергә каршы торганда гына күңелсезлекләргә юл куймабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International