Үзизоляцияләү режимы игълан ителгән чорда Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мастер-класс узган

2020 елның 18 апреле, шимбә

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үзизоляция режимы игълан ителгән чорда видеоэлемтә буенча волонтерлар катнашында мастер-класс узды. Буа ветеринария техникумы волонтерлары пешекче эше укытучысы-Юнысова Фирая Фәрит кызы белән берлектә социаль хезмәт алучыларга тәмле кекслар пешереп күрсәттеләр.

- Дөрес әзерләнгән камыр тәмле кексның нигезе булып тора. Кекс күпереп пешсен өчен, йомырка агын сарысыннан аерым туглыйлар, ә аннары әзер камырга өстиләр, - ди Фирая Фәритовна. Әлеге мастер-класста катнашучылыар социаль хезмәт алучылар барысы да бердәм эшкә кереште – берәүләре онны үлчәде, икенчеләре йөзем бүлде, кемдер кекслар өчен бизәү әйберләре әзерләде. Әзер кекслар төрле

төстәге сибү белән бизәлде. Ә аннары яңа пешкән хуш исле кекслар белән тәмле чәй эчтеләр. Кекслар бик күп пешерелде, бу чарада катнашмаган интернат-йортта яшәүчеләрнең барысына да җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International