Бала табынына нәрсә куела?

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  карары нигезендә балалар бакчаларында тукландыруны  планнан тыш тикшерү үткәрелде.
Рейд берничә көнгә сузылды. Башлыча алганда, сабыйларны тукландыруга тиешле әһәмият бирелә, меню төрләндерелә. Кухняда эшләүчеләр медицина тикшерүе үтәләр, гигиена таләпләрен үтиләр, махсус кием-салым белән тәэмин ителгәннәр. Шәһәрдә “АБВГДЕЙКа”, “Күңелле ноталар”, “Теремок”, “Батыр”, “Ромашка” бакчаларында, Теңкәш, Түбән Наратбаш, Зур Боерган авылларындагы балалар учреждениеләрендә тукландыруга аеруча җитди караулары күренеп тора. “Ромашка”да, мәсәлән, барлык документлар да тәртиптә.  “Батыр” балалар бакчасында да китерелгән продукция төгәл үлчәп алына һәм журналга теркәлә.
Ләкин барысы да тәртиптә, дип шатланырга иртәрәк булып чыкты. Кайбер урыннарда сабыйларга ашатыла торган ризыкның сыйфаты начар. Адав-Толымбай мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә куллану срогы чыккан 8 литр сөткә юлыктык. “Нигә суыткычта шундый сөт саклыйсыз?”, дигән сорауга бакча мөдире Әлфия Камәретдинова: “Продукция атнага бер китерелә, запас белән алып калабыз”, - дип җавап бирде. Китерелгән азык-төлекне үлчәп алырга үлчәүләре дә күренми. Карлы авылындагы бакчада ярмалар дөрес сакланмый – алар аерым-аерым урнаштырылмаган. Суыткыч та ватык. Пешекчеләр китерелгән тавыкның сулы булуыннан зарланалар. Карлыда компот өчен билгеләнгән кара җимеш арасында бозылганнары барлыгы да ачыкланды. Мөдир Гүзәл Шакировага җитешсезлекләрне бетерү бурычы куелды. Иске Суыксу балалар бакчасында да кипкән җиләк-җимеш арасында бозылып килүчеләре барлыгы күренде. Менюда исә ике атна дәвамында ит булмавы тәмам аптырашта калдырды. Тикшерү үткәрелгән көнне складта да ит булмавы ачыкланды. Алшихта солы ярмасының куллану срогының чыгуы мәгълүм булды. “Чуар тавык” балалар бакчасында азык-төлек чыгымы исемлеге үз вакытында тутырылмаган, складта калган азык-төлекнең күләме язылмаган. Килдураз һәм Күл Черкене авыллары балалар бакчалары мөдирләре чит исләр сеңгән, начар сыйфатлы ит китерелүгә зарландылар.
Рейд бригадасы әгъзалары тарафыннан учреждениеләр җитәкчеләренә тиз арада җитешсезлекләрне бетерергә, балаларны югары сыйфатлы азык белән тәэмин итү буенча җаваплылыкларын арттырырга куштылар. Балаларга сыйфатсыз азык бирелүгә юл куйган бакча мөдирләре район мәгариф идарәсе җитәкчелеге тарафыннан да кисәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International