Инвалидларның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 82 статьясын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Инвалидларның аерым категорияләренә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән торак урыны алу өчен торак субсидиясе (бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү) бирү турында» 2016 елның 18 апрелендәге 236 номерлы карар кабул ителде.

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 82 статьясы нормасы 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан, социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннары наем шартнамәләре буенча торак урыннары билгеләнгән тәртиптә, мохтаҗ дип танылган, хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче инвалидларның торак шартларын яхшырту мәсьәләсен җайга сала.

Аңлатмаларны сорап Буа муниципаль районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә (84374) 3-48-82 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International