Җан җылысы кушылган ипиләр

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Буа ипие күпме көндәшләргә дә каршы торырлык тәмле, ә аның тәме пешерүчеләрнең осталыгына бәйле. Аларның берсе икмәк пешерүче, кондитер, технолог вазифаларын 36 ел дәвамында башкарган Зөһрә Ибраһимова. Начар сыйфатлы продукция җитештереп халыкның күңелен бер кайтарсаң, “яхшы” исемен кабат  яулауның ничек кыен булачагын гомере буе аңлап яшәде. Казан кооператив техникумын тәмамлап Буа икмәк комбинатына эшкә билгеләнгән Татар Буасы авылы кызы гомерлек парын да шунда очратты – баш инженер Рәис белән чәчен чәчкә бәйләде. Ул ипи-булка әйберләренең тәмле булуында коллективның дус, бер сулышта яшәве бик булыша, дип уйлый. Кызлар бер-берсенә эштә дә, көнкүрештә дә ярдәм итешеп яшиләр.
Элек кул хезмәте күп булды. Шуңа өч сменага нибары 12 тонна продукция эшләнде. Кул белән изеп, сигезәр казан бодай камыры әзерләделәр. Аннары тигез кисәкләргә бүләргә кирәк. Берзаман дәүләт сәүдә инспекциясеннән килгән тикшерүче Зөһрә  бүлгән камыр кисәген кат-кат үлчәде – төгәл 770 грамм (70 граммы пешкәндә югала). “Шулкадәр остаргансың, үлчәүгә нәкъ кирәк кадәр саласың”, - дип үзен мактады да әле. Технолог буларак Зөһрә икмәк-булкалар пешергәндә технология таләпләренең төгәл үтәләүенә нык игътибар бирде. “Эшебезне тикшерүче оешмалар күп иде. Әмма продукциянең югары сыйфатлы булуын белгәнгә, беркайчан да каушап калмадык”, - ди ул. Предприятиегә директор булып Фоат Хәйсаров билгеләнгәннән соң “Татсоюз” аша булкалар формасын ясаучы машиналар кайтарылгач, хезмәт шактый җиңеләя. Шул чорда Буада икмәк комбинатлары директорлары катнашында республика семинары үткәрелде. Төп товар белән бергә төрле ассортиментта токмачлар, прәннекләр һәм күп төрле ризыклар әзерләгән комбинат эшчәнлегенә “Татпотребсоюз” идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов зур бәя бирде. Әлеге бәя артында үтә четерекле, мәшәкатьле хезмәт ятуын күпләр белмиләрдер дә әле. “Мичкә күмерне үзләре яккан чаклар бар иде. Электр энергиясе бирү туктатылса, гомумән эш харап. Сменадагы 8 хатын-кыз 24 “бишекле” мичне маңгайларыннан тир агызып кул белән әйләндерделәр, икмәкнең януына, эче пешми калуына юл куймаска тырыштылар. Кулланучылар берлегенең башка участогында да эшләде ветеран. “Хәзинәләр утравы” кафесында кондитер да, ашчы да булды. 
Шушы көннәрдә 55 яшен тутырган ветеранның тагын бер горурлыгы – ул күпме кешегә җан җылысы кушылган тәмле ипи ашатты!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International