3 сентябрьдә бөтен дөньяда "Җиңү диктанты" акциясе узачак.

2020 елның 28 августы, җомга

Теләге булган һәркем үзенең Бөек Ватан сугышы тарихын белүен тикшерә алачак. Диктантның кайчан узачагын, анда ничек катнашырга  һәм катнашучыларга нинди бүләкләр тапшырылачагын сөйлибез.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләрнең тарихи грамоталылыгын арттыру һәм патриотик тәрбияләү максатларында 2020 елның 3 сентябрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи “ Җиңү  диктант”ы узачак. Әйтергә кирәк, 2020 елда истәлекле акция планлаштырылган, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган һәм быел аеруча масштаблы булачак. Аны үткәрү өчен мәйданчыклар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә, дөньяның 75 илендә ачылачак (катнашучы дәүләтләр саны бу символик саннарга кадәр махсус арттырылган).  Буа районында Диктант уздыру мәйданчыгы итеп Татарстан Республикасы Буа шәһәре “1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе билгеләнде.

«Җиңү диктанты»нда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен диктантпобеды.рф  сайтында яки мобиль кушымтада теркәлү узарга кирәк, ул инде цифрлы мәйданчыкларда бар. Уңышлы теркәлгән һәркемгә «Җиңү диктанты»нда катнашучының электрон Дипломы тапшырыла. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен акциядә катнашу өстәмә бонус булачак: Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешенгәнчә, тестның яхшы нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак.

Барлык теләүчеләрне «Җиңү диктанты»нда катнашырга чакырабыз 2020 елның 3 сентябрендә 13 сәгать 30 минутта түбәндәге адрес буенча көтәбез: Буа шәһәре, Комсомольская ур., 7 йорт (Буа шәһәре “1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе”)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International