Фильм Татарстанның элек һәм бүген нинди булуы, үсеш алган сәнәгатье, махсус икътисади зоналары, заманча иҗтимагый киңлекләре турында.
Бу хакта проект геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчылар, банкирлар һәм завод эшчеләре сөйли.
Фильм Казанда, Чаллыда, Мөслимдә, Кама Тамагында, Зөядә төшерелгән. Туган республикабызның матурлыгы һәм хроника кадрлары, язмышларның һәм милли гореф-гадәтләрнең үрелеше – боларның барысы да «Тяжелая нефть», «Огненная кругосветка» кебек проектлар авторы, күп кенә сәяси лидерлардан интервью алган журналист Сергей Брилевның бер проектында.
Карамый калмагыз! ТАССРның якты тарихы һәм хәзерге заман турында фильм «Россия 24» телеканалында чыгачак»:
❗ 29 август, 12.00 һәм 22.00
❗ 30 август, Республика көнендә, 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә.