Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Расписаниедә – хезмәт дәресе
2013 елның 15 феврале, җомга
Мәктәпләрдә укучыларны хезмәткә өйрәтүгә элек игътибар зур иде. Бу һаман да шулаймы? Әлеге язмада шуны ачыкларга уйладык.
Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов белдерүенчә, мәктәпләрдә технология дәресләрен алып бару өчен кирәкле җиһазлар өлешчә яңартылып тора. Мәсәлән, ике ел элек ир-балалар өчен металл эшкәртү сыйныфлары кайтартылды, ә узган ел кызлар яңа тегү машиналы булдылар. Беренчесен сатып алуга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелсә, соңгысы – 160 данәдә – район администрациясе бүләге. Ир балаларга технология дәресләрен укытучыларның район методика берләшмәсе җитәкчесе Фәнис Гыйззәтуллин исә яңа кайтарылган җиһазларны аз, дип саный. Металл эшкәртү сыйныфы барлык мәктәпләргә дә җитмәде. Калганнар эксплуатация срогы чыккан иске җиһазларда эшләргә мәҗбүр. Өстәвенә барысында да материалга кытлык кичерәләр. Авыл җирендә артып калган такта, тимер кисәкләре табу зур проблема булмаса да, шәһәрлеләр өчен “каты чикләвек”. Укучыларның күбесе материалларны өйдән алып киләләр. Алар булган “байлыкны” эшкә җигеп, агачтан сыерчык оялары, җим савытлары, көрәк, сәнәк саплары, металл соскычлар, әрҗәләр, балык кармаклары ясыйлар, таләп ителсә, ишек алды себерү, кар чистарту эшен дә башкаралар. Агач, металл белән эшләргә өйрәтү белән бер-гә һәр уку чирегендә “Өй мәдәнияте” дигән бүлек тә укыту программасына кертелгән. Анда булачак хуҗалар көнкүрештә кирәк булган эшләргә төшенәләр.
Югары сыйныфларда ир-балалар да, кызлар да, моңарчы алган белемнәренә таянып, яңа технология кулланып, бизнес-план, төрле проектлар эшлиләр. Ләкин аларның эчтәлеге аерыла. Кызлар пешерү, тегү, чигү һәм өй эшләренә өйрәтеләләр. Технология дәресләрен укытучыларның район методика берләшмәсе җитәкчесе Люция Шәйдуллина әйтүенчә: “Кызлар өчен аш-су, тегү, хуҗалык алып бару буенча бирелгән биремнәр 5тән алып 7 сыйныфка кадәр катлаулана гына бара. Югары сыйныфларда алар төрле милләтләр кухнясын үзләштерергә, берничә үлчәмдәге киемнәр тегәргә тиеш булалар. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз, дисәләр дә, кызларга да артык кәсеп комачауламый “– ди Люция Хатыйп кызы.
Мәгариф идарәсе начальнигы әйтүенчә, укучылар, елдагыча, яшелчә үстерү белән шөгыльләнәчәк. Барлык мәктәпләрдә дә яз саен теплицалар төзекләндерелә. Авылларда күбрәк уңыш алу өчен иясез йортларның бакчаларына да төрле яшелчәләр утыртылачак. “Максат – мәктәп тәмамлаган һәр укучы күп төрле һөнәр иясе булырга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу өчен шөгыльнең берсе дә артык булмый”, - диде ул.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
Төнлә көчле җил
2026 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-20 м/с, көндез 18-23 м/с көчле җил көтелә.
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз