Агымдагы елның 19-20 сентябрендә «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Идел буе һәм Көньяк федераль округлары иреклеләренең «Добро на Юге» форумы узачак. Чара онлайн-форматта үткәрелә.
Форумда Идел буе һәм Көньяк федераль округларыннан 300 яшь кеше катнашачак.
Форумда катнашу өчен ике формат каралган:
«Катнашучы» – Белгечләр үсешнең шәхси траекториясен төзергә ярдәм итәчәк, төркемнәрдә практик дәресләр узачак, реаль вакыт режимында һәр эксперттан кире элемтә алырга мөмкин.
«Тамашачы» - белем бирү һәм мәдәни-массакүләм программаның барлык төп чараларын карый, интерактив программада, төрле уеннарда, квестларда, викториналарда катнаша ала.
Өстәмә рәвештә форум алдыннан хәйрия фондларына, коммерциягә карамаган оешмаларга һәм регионның дәүләт учреждениеләренә ирекле эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча реаль волонтерлык ярдәме күрсәтүне күздә тоткан Файдалы программасы планлаштырылган. Ул форум башланганчы көндезге форматта узачак.
Чарага теркәлү «DOBRO.RU» иреклеләр үсеше өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасында 2020 елның 4 сентябренә кадәр ачык.
Формны оештыручлар: Роспатриотцентр, Росмолодежь, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә волонтерлык үзәкләре ассоциациясе.