Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга 500 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирде.
Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 80 төбәгендә 16 меңнән артык заемчы ташламалы ипотекадан файдаланган. Бирелгән кредитлар күләме 32 млрд. сум тәшкил итә. Өстәмә финанслау эшне дәвам итәргә һәм 20 меңнән артык гаилә өчен өстәмә рәвештә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Программа илнең барлык төбәкләрендә дә зур популярлык казана - ул авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3% ставкасы буенча кредит бирүнең моңарчы күрелмәгән шартларын күздә тота. Беренчеләрдән булып кредит бирүне Россельхозбанк башкара башлады. Программада катнашучы кредит оешмаларының тулы исемлеге бүгенге көндә 9 банкны үз эченә ала.
«Ташламалы авыл ипотекасы механизмы гражданнарның тормыш сыйфатын, аның уңайлылыгын арттыруга гына түгел, ә төзелеш секторын үстерүгә дә ярдәм итә, шулай ук авыл территорияләрендә бизнес үсешен активлаштыруга да ярдәм итә, чөнки программа урыннарда квалификацияле белгечләрне беркетергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут.
Авыл ипотекасына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, министрлык әлеге механизмны финанслау суммасын алга таба үстерү өчен арттыру мәсьәләсен карый.