Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 26 декабрендәге ПУ-1226 номерлы «Республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләрнең, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар оештыру һәм үткәрү тәртибен мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен һәм мәгълүмат технологияләрен кулланып раслау хакында» Указы нигезендә халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыру уздырыла.
2017 елдан сораштыру 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр, арадаш ярты еллыкка йомгаклар ясап үткәрелә. Халыктан сораштырулар үткәрү респондентларны идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) ярдәмендә респондент телефонының мобиль номеры буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланып гамәлгә ашырыла. Сорау алуны узуга сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/ .
Буа муниципаль районы халкыннан әлеге сораштыруда актив катнашуларын сорыйбыз.