Буа арпасын Иранга чыгаралар

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Идел һәм Каспий диңгезе аша Татарстанның Идел аръягы зонасы уңышын Тәтеш районыннан елга корабльләре ташыйлар. Бүгенге көндә ТР агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау буенча план 52% ка үтәлгән. Төзелгән контрактларның гомуми суммасы 165,4 млн АКШ долларына җиткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 80,6% яки $73,8 млн. тәшкил итә.

Тәтеш икмәк кабул итү  базасында яңа предприятие 2019 елның апрелендә барлыкка килде, бу вакыт эчендә төп фондларны ремонтлау, модернизацияләү һәм төзү буенча зур эш башкарылды.  "Без элеватор хезмәтләренең тулы күләмен – ашлык кабул итү, чистарту, киптерү, җибәрү һәм саклау хезмәтләрен күрсәтәбез. Йөк ташу елга транспорты белән, транспорт җиһазларын алыштыру юлы белән алып барыла. Төяп җибәрүнең җитештерүчәнлеге сәгатенә 80 тоннага кадәр арттырылган. Хәзер Идел аръягы зонасы ашлыгын Иранга чыгарабыз, алга таба Төркиягә җибәрүне планлаштырабыз. Башкарылган ремонт эшләреннән соң кабул итү егәрлеге тәүлегенә 2000 тоннага кадәр арттырылган, бер тапкыр саклау куәте 32 мең тонна тәшкил итә», – дип Тәтеш элеваторы генераль директоры Рафаэль Низамов.

Яңа ашлык чистарту җиһазлары басулардан комбайн астыннан ук уңыш алырга мөмкинлек бирә. Товар продуктының озак сакланышын тәэмин итү өчен ашлыкны төрле катнашмалардан, зарарланган бөртекләрдән, кондицияле булмаган  орлыклардан чистарталар. Аннары  игенне 2 мең тонна сыйдырышлы елга корабларына төяп озаталар. Су транспорты Әстерханга кадәр Идел елгасы буйлап бара, алга таба ашлыкны диңгез корабларына төяп, Каспий диңгезе буйлап Иранга озаталар. 2019 елдан башлап Тәтештән Татарстан кырларында үстерелгән иген белән 19 кораб җибәрелгән инде. Биредә 70 кеше эшли. Тәтеш элеваторы җитәкчелеге  чит илдщ Татарстан ашлыгына кызыксыну зурлыгын ассызыклый һәм  предприятиене алга таба үстерүгә йөз тота. Бодайны да экспортлау планлаштырыла.

Россия АПК продукциясе 160 дәүләткә чыгарыла һәм Якын Көнчыгыш, Көнчыгыш Һәм Көньяк Азия, Африка, Европа Берлеге һәм, әлбәттә, БДБ илләрендә тәкъдим ителә. Россия ашлык продукциясен экспортлау күләме буенча планны 5% ка диярлек арттырып үти алды, ә ит һәм сөт продукциясен экспортлау 31% ка артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International