Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы үтеп кермәсен һәм килеп чыкмасын өчен Буа районында Буа районының даими әзерлектәге җыелма мобиль эпизоотиягә каршы отряды белән штаб өйрәнүләре уздырылды. Дуңгызларда африка чумасы чыганаклары барлыкка килгәндә гамәлләр һәм күнекмәләр эшләнде. Кызганычка каршы, африка чумасы күрше Самара өлкәсендә теркәлгән. Кеше өчен ул куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки дәвалауга һәм вакцинопрофилактикага бирелми.