Буа районы республикада 2018 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла торган «ВелоДобро» социаль проектында катнашучылар сафына керде. Проект кысаларында республика шәһәрләрендә яшәүчеләрдән иске, ватылган һәм файдаланылмый торган велосипедлар җыю гамәлгә ашырыла, аларны төзекләндерү, реставрацияләү һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдәге балаларга түләүсез тапшыру оештырыла.
«ВелоДобро» проектын үз эченә алган төп мәсьәләләр: ✅ хәйриячелек үсеше ✅ иске велосипедларны утильләштерү ✅ экологияне саклау ✅ велосипедлаштыру үсеше ✅ алмашу икътисадын үстерү.
Ә иң мөһиме - алар балаларга велосипед бүләк итәләр!«Көзге игелек атнасы» кысаларында Буа шәһәре территориясендә, Төзелеш ур., 15 (Агропромснаб) адресы буенча велосипедларны кабул итү пункты ачылды. Элемтә өчен телефон 89274169149-Рамил Шәүкәтович. Районыбызның битараф булмаган һәр кешесе иске велосипед яки аның запас частьләрен алып килә ала. Халыкны акциядә һәм проектта актив катнашырга чакырабыз.
Акциядә катнашу өчен:
- иске һәм кирәкмәгән велосипедны ВелоДобро кабул итү пунктларына тапшырырга
- Проектның волонтеры һәм ВелоДобро командасының өлеше булырга
- Проект турында дусларга һәм танышларга сөйләргә
- бу язманы үз профилеңә Буа районы аккаунтыннан @ official_buinskу репостларга !