Буа районында узган сайлауларда сайлаучылар гриппка каршы прививка ясата алачаклар

12 сентябрь 2020 ел., шимбә

Буа районының Кайбыч авылында авыл халкы тавыш бирүдән тыш, гриппка каршы прививка да ясата ала. Сайлау участогына килүчеләргә үз тавышларын бирергә генә түгел, аерым кабинетка үтеп, грипптан прививка ясатуны да тәкъдим итәләр. Прививка ясау процессы да, сайлау участогында тавыш бирү дә санитар куркынычсызлыкның барлык кагыйдәләрен үтәп  оештырылды: комиссия әгъзалары битлекләрдә һәм махсус халатларда, сайлаучыларның керүгә температурасын үлчиләр.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова сүзләренә караганда, прививканы, барыннан да элек, риск төркеменә керүчеләргә– өлкән яшьтәге кешеләргә, җитди хроник авырулардан интегүче кешеләргә, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук сәүдә, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәткәрләренә ясатырга киңәш итәләр. "Медпунктта җитәрлек вакцина запасы бар", - дип билгеләп үтте ул.

Иртәгә, Бердәм тавыш бирү көнендә, халыкны вакцинацияләү барлык ФАПларда һәм шәһәрнең 8 сайлау участогында оештырылачак, алар медицина оешмаларында һәм белем бирү учреждениеләрендә урнашкан. Шәһәрлеләр сәләтле балалар өчен лицей - интернат, 2 нче лицей, 5 нче гимназия, 1 нче мәктәп, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 2 нче сырхауханә, ветеринария техникумы, медицина училищесы биналарында прививка ясата алачаклар. Вакцинация алдыннан медицина хезмәткәрләре медицина тикшерүе үткәрәчәкләр. Участокларда теләгән һәркем прививка ясата ала, моның өчен бары тик паспорт бирергә һәм ризалык язуын  имзаларга гына кирәк.

Быел район халкының 60% тан артыгы прививка ясатырга планлаштыра. Табиблар билгеләп үткәнчә, салкын тию авырулары сезоны кызган чакта кешеләр бер үк вакытта коронавирус һәм грипп йоктыра ала. Бу очракта җитди дәвалау кирәк булачак. Табиблар үз сәламәтлекләрен алдан ук сакларга һәм гриппка каршы прививка ясарга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International