Рәссам хыяллары – диварларда

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Шәһәрнең 1 номерлы сәнгать мәктәбе укучысы Изабелла Гафуровадан әнисе: “Туган көнеңә нәрсә бүләк итим?” - дип сорагач, кыз: “...бүлмәмдәге диварны”, - дип җавап бирде.
Яңа фатирда күптән түгел генә ябыштырылган обойлар жәл, билгеле, ләкин бәйрәме көнне кызының кәефен төшерәсе килмәде ананың, эчтән сыкрады, тыштан ризалашты. Рәсем ясау “җене” кагылган кызы өчен моның нинди зур бү-ләк икәнен белә бит. Җитмәсә, әнә, кече кызы апа минем яктагы диварга принцесса ясасын, дип үтенә. Туган көн бүләгенә – квартира диварларына бер ай дәвамында рәсем төшерде Изабелла. Яшүсмер кыз хыялый төнне, кыз образындагы айны, зур патша сараен сурәтләде, композицияне фортепьяно клавишалары, ноталар белән тәмамлады. “Һәр рәссам дөньяны үзенчә күзаллый”, - ди кыз. Ә Изабелла дөньясында өстән карап серле елмаючы чибәр ай-кыз гүя аның үзе, ә аста хыялындагы әкияти тормыш. Клавишалар, ноталар да зерәгә түгел монда. Фортепьянода уйнау – кызның икенче яраткан шөгыле. Әлеге музыка коралы элементларын ул сәнгатьнең башка төренә дә – декупажга да кертеп җибәргән. Пыяла өслеккә буяулар кулланып ясалган әйберләр чын сәнгать әсәрләре. Кыз аларны үзенең һәм әнисенең дусларына бүләк итәргә ярата. “Рәсем ясау сәләте миңа әтием ягыннан күчкән. Аның сеңлесе рәсем ясау белән мавыга”, - дип аңлата ул бу шөгыльгә карата мәхәббәтен.
Рәсемдәге образлар тулысынча ачылып бетсен өчен Изабелла буяуларны сайлауга аеруча зур игътибар бирә. Фреска өчен ул коры һәм майлы пастель, декупажга – акрил, рәсемгә майлы буяулар куллана. Ул аларны махсус Казанга барып сатып алып кайта. 
Киләчәген дә кыз әлеге шәһәр белән бәйли. Әле унынчы сыйныфта гына укыса да, ул булачак һөнәрен сайлап та куйган – интерьер дизайнеры булачак. Хыяллары да зурдан – төрле зур шәһәрләрнең галерея залларында үзенең рәсем күргәзмәләрен оештыру, кешеләрнең өйләрен бизәп аларны шатландыру. Тырышлык бәхет китерер, диләр бит. Кем белә, тагын дистә елдан, бәлки, якташ кызыбызның сәнгать әсәрләреннән күргәзмәләрдә безгә дә хозурланып йөрергә насыйп булыр. Уңышлар сиңа, Изабелла!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International