Буа укытучылары "Иң яхшы Укытучы" исеме өчен ярышачак

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Казанда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалы башланды, ул 2020 елның 14-19 сентябрендә дәвам итәчәк. Татарстанның зона этапларында финалга чыккан 65 иң яхшы укытучысы иң яхшылар исеменә ярышачак. Буа районыннан Күл Черкене  мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Фәния Химматулловна һәм Буа шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Школьникова Оксана Владимировна чыгыш ясый. 18 сентябрьдә иң яхшы ун укытучыны сайлап алу уздырылачак (5 - “Ел укытучысы” номинациясендә һәм 5 - “Педагогик дебют” номинациясендә). 19 сентябрьдә «Халык лекциясе» һәм «Министр белән сөйләшү» узачак. Конкурсантларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International