Буалылар Татарстанда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Электрон сораштыру  24 августта старт алды һәм 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг Комитетының рәсми сайтында (алга таба - – Комитет) «Эшчәнлек» бүлегендә, «Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты» җәмәгатьчелек фикерен сораштыру  бүлекчәсендә (https://monitoring.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike-4787409.htm) «ТКХ һәм  белем бирү хезмәтләре», «Медицина хезмәтләре», «Мәдәният һәм җәмәгать киңлеге», «Тормыш иминлеге, яшәү уңайлылыгы», «Халыкның дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эше белән канәгатьлеге», «Гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфаты белән канәгатьлеге» темаларына сораштыру инструментлары (анкеталар) урнаштырылды.

Электрон сораштыру агымдагы елның 24 августыннан 21 сентябренә кадәр үткәрелә. Сораштыру аноним, барлык нәтиҗәләр дә җыелма рәвештә кулланылачак.

Шулай ук 2020 елның 17 сентябреннән 1 октябренә кадәр «эшлекле» коррупциягә социологик тикшеренү үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International