Татарстан проектлары өчен тавыш бир!

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда ике яңа экокластер барлыкка килергә мөмкин: алар буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.

30 сентябрьдә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен халык тавыш бирүе башланды. ТОП-36га Татарстанның берьюлы ике проекты – «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластерлары керде. Хәзер соңгы этап-10 җиңүче өчен тавыш бирү бара. Татарстан проектларына https://priroda кlife/geography/    сайтның «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.

Узган юлы татарстанлылар тавышлары аркасында республика проектлары иң яхшыларның беренче унлыгына гына эләкмәде, ә төбәкләр ярышында һичшиксез беренче урынны алды. «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластерлары 74 мең тавыш җыйды. Хәзер мондый ярдәм тагын кирәк! Республикада экотуризмның киләчәге хәзер үк хәл ителә.

Бу нинди проектлар?

Биектау районында Зәңгәр күлләр тирәсендәге территориядә «Татарстан көзгесе» кластеры булдырылачак. Проектның концепциясе-мегаполистан 30 минут эчендә  барып җитәрлек кыргый табигать.

Кластер 3 аеруча саклана торган табигый территорияне берләштерә:

-       Өч Кристал чиста сулыгы булган  «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы;

-       Семиозер урманы тыюлыгы;

-       Казансу елгасы.

Төзелә торган кластерга килүчеләрне экосукмаклар һәм яңа маршрутлар буенча йөрүләр көтә (алар өчен 133 км бүлеп биреләчәк). Нәкъ менә бирегә теләгән һәр кеше сәламәтләндерүнең уникаль алымы – экотерапиягә килә ала.

Экотерапия өчен дүрт төп активлык үзәге бүлеп бирелгән:

  • Зәңгәр күл әйләнә-тирәлегендә - йөрү һәм күзәтүләр, шулай ук Казанкада су активлыклары өчен; 
  • Крутушка - медицина реабилитациясе һәм тернәкләнү территориясе;  
  • Макаровка - “Табигать резиденциясе”, табигать мохитендә эшләү өчен; 
  • Семиозерка - экоавыл һәм экоферма фестивальләре белән азык-төлек һәм кәсепчелек

Экотерапия бөтен дөнья буенча тернәкләндерү үзәкләрендә һәм табигый резерватларда кулланыла. КФУ Казанның яшел стартаплары белән бергә гамәли тикшеренүләр һәм төрле яшьтәге шәһәрлеләрнең һәм туристларның менталь һәм физик сәламәтлеген яхшырту өчен эшләнмәләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнәчәк.

 

Икенче проект - Кама Тамагында «Диңгез - Татарстан диңгезе». Проект концепциясе - диңгез тоелганга караганда якынрак.

Экокурорт ике махсус сакланылучы табигать территориясен берләштерә:  

  • Юрьев мәгарәсе - урта Иделдә бердәнбер спелеотуризм объекты; 
  •  Лобач тавы  - 136 м биеклектә күзәтү мәйданчыгы.

Кластер территориясендә Европада - Идел һәм Камада елгаларның иң киң кушылу урыны ачыла. Проект ярдәмендә биредә 82 км экосукмак һәм яңа маршрутлар, йолдызлы күк астында кемпинг-зоналар барлыкка киләчәк. Килүчеләрне Лобач тавында ретрит-турлар, Юрьев мәгарәсе тикшеренүләре, спорт активлыгы, район халкының үзенчәлекле мәдәнияте, диңгез буенда ял итү, җирле сөттән әзерләнгән француз сырларын дегустацияләү, виноградлыкка  экскурсияләр, Татарстанда иң яхшы урында балык тоту көтә.

Эшләнгән концепцияләр Татарстанның уникаль табигатен саклап калырга, шул ук вакытта кызыклы һәм экологик ял урыннары булдырырга, территорияләрне үстерергә һәм җирле халыкка да, туристларга да яңа мөмкинлекләр  бирәчәк.

Саклап ял итү- киләчәк тренды.  Һәм бу проектлар - бу трендка хәзер үк кушылуның иң яхшы ысулы.

Татарстанны яклап «Кама Тамагы» һәм «Татарстан көзгесе» проектлары өчен тавыш бирегез.  Бу нибары бер-ике минут вакыт алачак:

🌿 priroda.life сайтына керегез

🌿 Авторизация узыгыз (почта яки социаль челтәрләр аша)

“География” бүлеген сайлагыз һәм Татарстан картасында табыгыз

🌿Безнең проектлар астына йөрәк тамгасына басыгыз!

 Татарстанны бергәләп яклыйк!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International