15 октябрь көнне балалар Себер төбәге белән танышу һәм өйрәнү максатыннан Казан –Төмән - Тобол маршруты буенча юл тоттылар. Балалар үзләре белән Идел буе халыкларының көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдыручы үз куллары белән ясалган сувенирлар алып бардылар. Шул исәптән, Себер краеның җирле музейларына Буа шәһәре символы төшерелгән значоклар бүләк итү максаты да куелды.
Россия Федерациясенең "Мәдәният 2020" милли проекты Россиянең берничә регионын берләштерде. Проект РФ Мәдәният министрлыгы химаясе астында шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм итү фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла. "Император маршруты" проектының максаты - Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи өлешен, аның казанышларын торгызу. Маршрут меценатлар һәм хәйриячеләр турында сөйләячәк.
.