Якташыбыздан “тәмле” бүләк

2013 елның 9 марты, шимбә
“ТНВ” каналында “Тәмле булсын” рубрикасын алып баручы якташыбыз Резеда Хөсәенованың Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кунаклары өчен шул исемдәге рецептлар китабын әзерләвен хәбәр иткән идек инде. 
Татар, рус, инглиз телләрендә 150 рецепттан торган басма шушы көннәрдә дөнья күрде.
Автор үзенең кулинария китабында татар милли ашларына өстенлек биргән. Шул ук вакытта анда һәркемгә таныш кына түгел, ә экзотик продуктлар да бер-берсенә туры килүче рецептлар да тупланган. Һәрберсе сыйларны әзерләгән вакытта төшерелгән бик ачык, матур фотографияләр белән дә бизәлгән.
Әлеге китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы  депутаты Роберт Миңнуллин язды, рецептларны инглиз теленә Диләрә Шәрифуллина тәрҗемә итте.
“Юныс Әхмәтҗанов авторлыгындагы “Татар халык ашлары” китабы узган гасырның 80нче елларында ук басылган иде. Шул вакыттан бирле мондый дәрәҗәдәге һәм сыйфатлы китап чыгарылганы юк. Универсиада алды көннәрендә “Тәмле булсын” бик кирәкле, файдалы булачак, чөнки аны Казан кунаклары да ала алачак”, - ди Резеда Хөсәенова.
Буада китапны тәкъдир итү кичәсе иртәгә, 9 мартта 15 сәгатьтә, район мәдәният сараенда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International