Буалыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз!

2020 елның 20 ноябре, җомга

Якшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, Буада чираттагы ярминкә була, анда район халкы җирле җитештерүчеләрнең товарларын сатып ала алачак. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдим ителгән бәяләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе рәтләре гадәттәгечә шәһәрнең үзәк базарында җәелдереләчәк. Ярминкәдә буалылар «Карлинский» ит йортыннан, «Буа икмәк заводы»ннан, «Буа элеваторы»ннан, «Буа шикәр заводы» ннан товарлар, шулай ук  Яшел Үзән сөт комбинаты продукциясен, шул исәптән Буа майын да сатып ала алачаклар. Шулай ук Илдар Гыймалов, Фидаил Фәхретдиновның фермер хуҗалыклары, Гайнетдинов һәм Җәмил Дәүләтшинның фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Буа районы мәдәният идарәсе тарафыннан концерт программасы оештырыла. Исегезгә төшерәбез, элегрәк мондый ярминкә сентябрь ахырында, октябрь башында узды. Сезне шәһәрнең үзәк базарында якшәмбе көнне, 22 ноябрьдә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International