Имин хәрәкәткә нәрсә комачаулый

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
“Байрак” редакциясендә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырып, газета укучыларның юлларның, юл билгеләренең торышына кагылышлы һәм башка сорауларына җаваплар алачагыбызны вәгъдә иткән идек. Сөйләшүдә чакырылганнардан район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Равил МӨХӘММӘТБАРИЕВ һәм район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Раил ГАЛИМОВ катнаштылар. Ә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәет АРСЛАНОВ сезнең сорауларга аерым җавап бирде. “Түгәрәк өстәл” әңгәмәсен редакция хезмәткәрләре Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА, Әлфинур ЙОСЫПОВА һәм Әминә МИҢНУЛЛИНА оештырдылар. 
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Равил Мөхәммәтханович, ЮХИДИ бүлекчәсе статистикасы буенча район территориясендәге ДТПларның күпмесе юлларның начар торышы, тиешле юл билгеләре булмау аркасында килеп чыкты?
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- Хәрәкәт иминлегендә төп өч фактор роль уйный – йөртүченең тәртибе, автотранспортның төзеклеге һәм юлларның торышы. Ләкин юлларны төзекләндерү һәм хәрәкәтне көйләүче билгеләр урнаштыру ЮХИДИ компетенциясендә түгел, закон нигезендә бу вәкаләтләр муниципаль органнарга йөкләнгән. Республикада былтыр ДТПларның 29 проценты юлларның канәгатьләнерлек хәлдә булмавы сәбәпле кылынды, бездә бу сан 23 процент тирәсе тәшкил итә. 
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Ә юлчылар моның өчен җаваплылык тотамы соң?
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- 2012 елда нигездә юл һәм торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүче оешмаларның 14 вазифаи заты административ җаваплылыкка тартылды. Дүртесе хәрәкәт полосасын тиешле халәттә тотмау, өчесе хәрәкәтне техник көйләүче билгеләр, разметкалар булмау өчен. Быел әлегә кадәр районда үлем белән очланган аварияләр теркәлмәү шуның да нәтиҗәсе, дип саныйм.
Ә. ЙОСЫПОВА:
- Раил Илдарович, шәһәрдә йөртүчеләр җелегенә үткән иң проблемалы юл Ефремов урамында. Аны төзекләндерү кайчанга планлаштырыла? 
Р. ГАЛИМОВ:
- Әлеге  юлга быел җәйгә капиталь ремонт ясалачак. Төзекләндерү мәдрәсәдән алып урман хуҗалыгына таба юнәлештә 1 километр араны колачлаячак. Хәзер шәһәргә 64 юл билгесе кайтарылды, алар апрель башына кадәр урнаштырылачак. 
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Шәһәрле И. Фәхретдинов шундый сорау бирә: элек Космовский һәм Вахитов тыкрыгында баш юл Космовскийдан Вахитов буйлап уңга китә иде, ә хәзер ул – Вахитов урамында. Космовскийдан килгәндә тыкрыкта “Юл бир” билгесе тора, ләкин Вахитов урамында сулда ике яклап парковкаланган автомобильләр аша баш юлдан килүче транспортны күреп булмый. Шуннан аварияле хәлләр килеп чыга. Баш юлны элеккечә итәргә ярамыймы?
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- 2010нчы елда ук муниципалитетларга район үзәгендәге һәм федераль юллардагы транспорт хәрәкәтенә үзгәрешләр кертү проектын эшләргә кушылды. Анда мондый тәкъдимнәр исәпкә алынырга тиеш иде. Проект эшләнде, ләкин әле расланмады. Республика ЮХИДИ идарәсе аның быелның беренче кварталына әзер булуын таләп итә. Укучының фикерен дә шәһәр башкарма комитетына җиткерү дөресрәк булыр иде. Сүз уңаеннан, 2012 елда әлеге тыкрыкта бер ДТП булды,  анысы да автомобильнең җимереклеге аркасында килеп чыкты.
Ә. МИҢНУЛЛИНА:
- Карл Маркс урамында яшәүчеләр Космовский урамы белән тыкрыкта “Керү тыела” юл билгесе тора, “кирпеч” кемнәргә кагылмый, дип кызыксыналар. 
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- Шул территориядә яшәүчеләргә, эш көннәрендә анда урнашкан учреждениеләрдә эшләүчеләргә, почта, товар китерүчеләргә керү тыелмый. Калган әлеге юл билгесенә буйсынмаучыларга бүгенге көндә 300 сум штраф яный. Ә. ЙОСЫПОВА:
- Халык телендә “бомбилалар” дип йөртелүче пассажир ташучы автомобильләр автобус тукталышларында туктап кешеутырталар. Бу кагыйдәгә сыямы?
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- Әгәр җәмәгать транспорты хәрәкәтенә комачауламаса, бу кагыйдә бозуга керми. Шул ук вакытта автотранспортка автобус тукталышларыннан 15 метр ераклыкта гына басып торырга рөхсәт ителә.
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Идеалда иң элек тротуарлар, аннары гына юллар салынырга тиеш. Көнбатыш бистәдә әйләнеч юл төзеделәр, ә җәяүлеләр юлы юк, алар хәрәкәт полосасына чыгып, һәлакәт килеп чыгу сәбәпчесе булырга мөмкиннәр. Тротуарлар кайчан булыр, дип сорый Х. Бәширов.
М. АРСЛАНОВ:
- Шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә Мәктәп урамы буйлап Вахитовтан алып Г. Исхакый урамына кадәр тимербетон плитәдән тротуар салынды. Калган урамнарга плитәләр түшү быелга планлаштырылды.
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Равил Мөхәммәтханович, районда җәяүлеләр катнашында ничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде?
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- Былтыр җәяүлеләрне бәрдерүнең 19 очрагы теркәлде. Берсе, үлемгә китергәне, җәяүле аркылы чыгу урынында. Калганнары “зебра”дан читтә. Кагыйдә буенча хәрәкәт полосасыннан баручы җәяүле юлның кырыеннан автотранспорт хәрәкәтенә каршы атларга тиеш. Велосипедчы – хәрәкәт уңаена, ә велосипедны кулга тотып җәяү килгәндә – киресенчә. Юлны аркылы чыгу урыннарында өстенлек җәяүле ягында. Сүз уңаеннан, шәһәрдә мондый урыннар 36ау, ләкин күпчелеге куелган таләпләргә җавап бирми.
Ә. МИҢНУЛЛИНА:
- Шәһәрдән А. Низаметдинов һәм Татар Буасыннан Р. Әһлиуллина сораулары исә юлларның торышына кагыла. Беренчесе Көнбатыш бистәдә әле юлсыз урамнар да бар, аларга кайчан асфальт салыначак, дип сорый, икенчесен Совет урамында яңа юллар булу перспективасы кызыксындыра.
М. АРСЛАНОВ:
- Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән средстволарга 2007 елда бистәнең Дала, Г. Исхакый, Ф. Җамалиева, Кояшлы, Бакча, Ш. Мөхәммәдов, Дуслык, Г. Шәрәф урамнарында асфальт юллар төзелде, 2011 елда – Мәктәп урамы буйлап. Башка урамнарда, шул исәптән шәһәрдәге Совет урамында да, финанс кытлыгы аркасында, яңа юллар төзү әлегә күздә тотылмый. Республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгәндә, билгеле, эш дәвам иттереләчәк. 
И. МӨХӘММӘТҖАНОВА:
- Шәһәрле М. Шиһабиев шундый сорау күтәрә: ни өчен Ефремовтан Р. Люксембург урамына кадәр Арефьев тыкрыгында юл участогы бетон блок белән киртәләнгән. Кышын аны йөртүчеләр читләтеп үтү җаен табалар, ә җәен урап йөрергә туры килә. Күрше Шафранов урамында да юл бикле. Шунда балалар бакчасы, җитмәсә Ефремовка чыгасы да катлаулы. Бу проблеманы хәл итеп булмыймы?
М. АРСЛАНОВ:
- Арефьев һәм Шафранов урамнарының әлеге өлешендә юллар тар, анда су, газ үткәргеч, канализация челтәрләре аркасында тротуарлар да салып булмый. Шунда урнашкан йортларда яшәүчеләрнең күпсанлы үтенечләрен истә тотып, аварияләр булдырмас һәм җәяүлеләр иминлеге өчен юллар бер ягыннан таш блоклар белән бүленде. Экстрен ярдәм күрсәтү хезмәтчелекләре автомобильләре андагы йортлар янына ике яктан да якын килә алалар. 
Р. МӨХӘММӘТБАРИЕВ:
- Мин әлеге урамнарда автомобильләр өчен бер яклы хәрәкәт оештырырга тәкъдим итәр идем. Әйтик, Шафранов буенча Ефремовтан Р. Люксембург юнәлешендә, ә Арефьев буенча хәрәкәт Ефремовка чыкса, аны көйләүче светофор бар. 
Ә. ЙОСЫПОВА:
-  Х. Бәширов шәһәр урамнарын җимереп йөрүче зур йөк автомобильләрен калдырып тору өчен урын ясалса, әйбәт булыр иде, дигән фикер белдерә.
М. АРСЛАНОВ:
- Вахитов урамында район кулланучылар берлегенең автобазасы территориясендә йөк автомобильләре кую өчен автостоянка ясарга тәкъдим ителде. Ләкин йөртүчеләр моңа колак салмыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International