Теркәү кагыйдәләре үзгәрде

2013 елның 30 марты, шимбә
Агымдагы елның 1 мартыннан күчемсез мөлкәтне теркәү кагыйдәләре үзгәрде. 
2012 елның 30 декабрендәге “Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1 өлешенең 1, 2, 3 һәм 4 бүлекләренә үзгәрешләр кертү турындагы Федераль законның үз көченә керүе белән теркәү кагыйдәләре үзгәрә, ягъни әлеге датадан күчемсез мөлкәтне читләштерү буенча алыш-бирешләрне мәҗбүри дәүләт теркәве кире кагыла. Росреестр идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Энҗе Гафурова аңлатуынча, 1 марттан күчемсез мөлкәтне бүләк итү, торак бүлмәләрне (квартираларны, бүлмәләрне, шәхси йортларны) һәм мөлкәт комплекслары буларак предприятиеләрне сату-алу килешүләре һәм иждивение белән гомернең ахырынача карап тоту килешүләрен дәүләт теркәү кирәкми башлады. Шул ук вакытта яңалык күчемсез мөлкәткә хокукларны турыдан-туры мәҗбүри теркәүгә кагылмады. Алар элеккеге тәртиптә теркәләләр. Күрсәтелгән таләпләр 2013 елның 1 мартыннан соң төзелгән алыш-бирешләргә генә кагыла. Әлеге датага кадәр килешүләр рәсмиләштергән гражданнарга да борчылырга кирәкми. Аларның алыш-бирешләре дөрес, дип таныла һәм өстәмә гамәлләр таләп ителми.
Алыш-бирешләрне мәҗбүри теркәүне бетерү гражданнар өчен беренче чиратта теркәү өчен дәүләт  пошлинасы түләүдә экономияләргә ярдәм итә (алыш-биреш гражданнар арасында булганда 1000 сум, оешмалар арасында – 15 мең сум). Моннан тыш җитәкче әлеге законның арендалау килешүләрен дәүләт теркәүне бетерүне күздә тотуына да игътибар җәлеп итүне сорый. Ләкин 2013 елның 6 мартында үз көченә кергән 2013 елның 4 мартындагы “Россия Федерациясендә аерым закон актларына үзгәреш-ләр кертү һәм Россия Федерациясенең закон актларының аерым положениеләрен үз көчен югалткан, дип тану турындагы 21 номерлы Федераль закон нигезендә бер елдан ким булмаган срокка төзелгән күчемсез мөлкәтне (җир участокларын, биналарны, корылмаларны) арендалау килешүләре кабат дәүләт теркәве үтәргә тиешләр. Әлеге норматив актның кире көче булмавын исәпкә алып, 2013 елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр ике як арасында имзаланган аренда килешүләренә алыш-бирешне дәүләт теркәүсез чикләүләрне дәүләт теркәве үткәрелә. Күчемсез мөлкәтне ипотекалау шулай ук өлешле катнашу килешүләренә килгәндә, әлеге килешүләр элекке тәртиптә дәүләт теркәләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International