Коррекция сыйныфы “кайтты”

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Узган елдан башлап мәгариф идарәсе каршында психологик-медицина-педагогик комиссия кабат эшли башлады.
Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсештә үзгәрешләр булган балаларны ачыклау, комплекслы тикшерү, проблемаларын хәл итү, коррекцияле ярдәм күрсәтү тора. Төп игътибар ата-аналар белән эшләүгә бирелә. Белгечләр аларның ышанычын яуларга, комиссия киңәшләрен үтәүнең максатчанлыгына ышандырырга, иң мөһиме – куелган диагнозның асылын аңлатырга тырышалар. Баланың үсешендә үзенчәлекләр булу ачыклануга мөмкин кадәр тиз арада аның өчен тиешле уку йорты табарга кирәк. Шул чакта гына  укудагы авырлыкларны җиңүгә өмет югарырак. Белем бирү учреждениесен сайлау хокукы ата-анага бирелә, ә комиссия белгече белем бирү процессында тәэмин ителергә тиешле ихтыяҗларны ачыкларга һәм аларны әти-әниләргә аңлатырга тиеш.
Балалар коррекция сыйныфларына комиссия нәтиҗәсеннән соң, ата-ана (законлы вәкил) ризалыгы белән урнаштырыла. Белем бирү баланың җәмгыятьтә тулы кыйммәтле, мөстәкыйль яшәргә, укырга, санарга, язарга һәм социаль-көнкүреш шартларда ориентлашырга өйрәтүгә юнәлтелгән. Андый мәктәпләрдә хезмәткә тирәнтен өйрәтү сыйныфлары бар. 
Махсус коррекция сыйныфында укытуның беренче баскычы белем алуга кызыксыну уятуны, мөстәкыйльлеккә өйрәтүне, акыл, сөйләм, вак моторика үсеше буенча эш алып баруны, тәртипне төзәтүне үз эченә ала. Өлкән сыйныфларда гамәли юнәлешле һәм акыл мөмкинлекләренә туры килүче гомуми белем бирү предметлары укытыла, төрле юнәлешләр буенча хезмәт күнекмәләре бирелә. Коррекция сыйныфында уку хезмәт белеме буенча аттестация (имтихан) белән төгәлләнә. Ул ике этаптан – гамәли өлештән һәм материал белеме һәм эшләнмәне әзерләү технологиясе сораулары буенча әңгәмәдән торачак. Укучылар РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән тәртиптә аттестациядән азат та ителә алалар.
Агымдагы уку елы башыннан шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә аерым белем бирү ихтыяҗы булган балалар өчен ике коррекция сыйныфы ачылды. Аларда укыту өченче һәм бишенче сыйныфлар өчен аерым программа буенча алып барыла. Ике сыйныфта районнан 13 бала белем ала. Анда эшләүче педагоглар махсус кабат әзерләү үтәләр һәм психологик-медицина-педагогик комиссия белгечләре һәм балаларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International