Пилмән рус ризыгы дип кабул ителә. Әйе, Себер салкыннары пилмәнне саклау өчен иң уңайлы һава торышы, шулай ук пилмән белән бәйле гореф-гадәтләрнең күбесе тумышы белән Россиядән. Тик бу легендар ризыкның килеп чыгышы өчен финнар, кытайлар һәм хәтта чилилылар көрәшә. Итальяннар да үз ватаннарында равиоли дип аталучы ризыкны язарга каршы түгел. Кыскасы, пилмәннең килеп чыгуы турында бәхәсләшергә була, әмма пилмән ярату теләсә нинди бәхәсләрне хәл итә.
Безнең шәһәрдә дә пилмәннәрне бик яраталар, сатып та алалар, үзләре дә ясыйлар. Кемнәрдер гаиләдә ясаса, кемнәрдер зур масштабта камырлы ризыкны ясый. Буалылар «өйдә ясалган пилмәннәрне» ярата. Шәһәрдә сыйфатның барлык таләпләренә җавап бирүче, сертификацияле пилмәннәрне Гүзәл Җамалетдинова и Ләлә Шәрәфутдинова ясый. 2020 елда аларның продукциясе югары бүләк –ТАССРның 100 еллыгы ел эмблемасын куллану хокукы алды. Гүзәл Җамалетдиновада 4 кеше «пилмән бөгә», алар көненә 30-35 кг пилмән ясый. Аннары алар 500 граммлы савытларга тутырылып, кибетләргә сатуга чыгарыла. "Еш кына күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар билгеле бер көнгә заказ калдыралар, аннан кайтып алалар,» - ди Гүзәл. 15-20 кг пилмәнне көн саен Ләлә Шәрәфетдиновада да ясыйлар. «Бездә 1 кеше эшли, кирәк булса, аңа башка кызлар да булыша, әмма, нигездә, көч җитәрлек. Хәләл продукция. Без бернинди өстәмәләр дә кулланмыйбыз, барысы да табигый продуктлардан», - дип сөйләде безгә эшмәкәр. Җитештерүнең беренче көннәреннән үк Буа пилмәннәрен күрше төбәкләрдә дә рәхәтләнеп ашыйлар. Аларга Ульяновск өлкәсендә һәм Чуваш Республикасында ихтыяҗ зур.