«Коррупциягә каршы бергә» бәйгесе

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елда Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан "Коррупциягә каршы бергә!" Халыкара социаль коррупциягә каршы реклама бәйгесен уздыру оештырылды.

Бәйгедә катнашуга14 яшьтән 35 яшькә кадәр теләүчеләр, теләсә кайсы дәүләт гражданнары (физик затлар яки иҗат коллективлары) чакырыла.

Номинацияләр: «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» 

Темасы: «Коррупциягә каршы бергә!».

Бәйге эшләре (плакатлар һәм видеороликлар) www.anticorruption.life бәйгесе сайтында БМОның рәсми телләрендә: инглиз, гарәп, испан, кытай, рус һәм француз телләрендә кабул ителә.

Конкурс эшләрен кабул итү – 01.05.2021 (Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән алып); тәмамлану - 01.10.2021 (Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә).

Конкурсны уздыру шартлары һәм кагыйдәләре, шулай ук 2020 елга конкурс нәтиҗәләре www.anticorruption.life сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International