2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Чакырылганнар арасында буалылар да бар иде. Камил Вәлиев һәм аның җитәкчесе - Буа районы мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбе укытучысы Наилә Таҗетдинова тантаналы чарада катнаштылар. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Камилгә лаеклы бүләген тапшырды.
Барлыгы 40 стипендия тапшырылды. Гомуми фонд 2 млн 150 мең сум тәшкил итте. Стипенддиатлар арасына узган елгы “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар - иҗади коллективлар һәм бөтен Татарстаннан аерым башкаручылар керде.
Камилне лаеклы бүләк белән котлыйбыз, уңышлар телибез!