"Миләшкәй" балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре "БУДЕТЧИСТО" акциясен уздырды

2021 елның 16 апреле, җомга

Акция максаты балаларны, өлкәннәрне әйләнә-тирә мохитне чүпләү проблемасына җәлеп итү. Моның өчен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән очрашулар үткәрелде. Барысына да "БУДЕТЧИСТО" буклетлары тапшырылды.

Акция кысаларында иҗади конкурс игълан ителде.

"Яхшы эшләре өчен ата-аналарыбызга рәхмәт белдерәбез. Без Бикмураз күле буена экскурсия оештырдык. Күлнең ярлары чиста. Димәк, кешеләр һәм анда яшәүчеләр күлгә битараф түгел. Без алга таба да табигать турында кайгыртачакбыз"- дип хәбәр итә балалар бакчасы администрациясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International