Буа шәһәренең Ял үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән ел саен уздырыла торган тантаналы очрашулар узды.
Армиягә озату - һәрвакыт дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта олыгайган егетләрнең тормышында тантаналы һәм әһәмиятле вакыйга. Безнең районда булачак солдатлар белән тантаналы очрашулар уздыру традициясе бар.
Язгы чакырылыш кысаларында Россия армиясе сафларын 60 буалы тулыландырачак. Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнарының Хәрби комиссариаты Рамил Җамалетдинов, булачак солдатларның дин әһелләре, ата-аналары теләкләрен җиткерделәр. Чыгыш ясаучылар хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңышлы һәм намуслы булуларын теләделәр һәм егетләр исә үз Ватанын лаеклы яклаячакларына һәм кече ватаннарын һәрвакыт истә тотачагына ышаныч белдерделәр.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне программасы балалар сәнгать мәктәпләренең матур хореографик һәм вокаль номерлары, район мәдәният йорты коллективы һәм Мәдәният үзәге коллективлары җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Бөтен хәрби хезмәткә чакырылучыларга без уңышлы хезмәт итүләрен һәм исән-имин өйләренә кайтуларын телибез.