Яшьләр тавышы: Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшьләр форумнары узачак

2021 елның 17 апреле, шимбә

Һәр яшь кешенең Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар, ул республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында 12 апрельдән 30 апрельгә кадәр узачак. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларының берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына заявкалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачаклар.

Иң яхшы инициативалар муниципаль учреждениеләрдән республика грантлар конкурсына заявкага кертеләчәк.

Татарстанның муниципаль учреждениеләре өчен 50 миллион сумлык грант ярдәме турында ведомствоның йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хәбәр итте. Бу - республика Президенты Рөстәм Миңнехановның моңарчы күрелмәгән карары. Ул ТР Яшьләр министрлыгы инициативасын хуплады.

Грантлар конкурс нигезендә биреләчәк. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

"Безнең өчен актив яшьләр тормышы зур шәһәрләрдә генә түгел, бөтен республика, барлык районнарда да "кайнасын" өчен  мөһим. Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашучы һәм сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Буа муниципаль районында форум 21 апрельдә узачак.

Яшьләр форумнарын үткәрү графигы белән Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы социаль челтәрләрендә танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International